Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 10 февраль 2015 яңалыклары

    • 10 февраль 2015 - 15:32
      “Җәяүле кичүе” профилактика акциясе башлана
      Дәүләт автоинспекциясе 10 февральдән 20 сенә чаклы "Җәяүле кичүе" профилактика акциясе үткәрә. Әлеге акция җәяүлеләр катнашында аварияләрне киметү максатында оештырыла. Ункөнлек дәвамында район ЮХИДИ инспекторлары юл кичүләрендә җәяүлеләргә өстенлек бирмәүче шоферларны, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләрне ачыклаячак. Җәяүлеләр кичүендәге юл билгеләре торышына да зур игътибар бирелә.
      741
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 14:18
      Эш судка барып җиткәч, бурычлыларның кайберләре тизрәк түләү ягын караган
      Үткән елда "Әлки коммуналь челтәрләре" җәмгыяте алар күрсәткән хезмәтләр өчен акча түләргә теләмәгән 20 кешене судка биргән. Аларның гомуми бурычы 92888 сумнан артып киткән. Эш судка барып җиткәч, бурычлыларның кайберләре тизрәк түләү ягын караган. Шулай итеп, 44841 сум бурыч коммуналь челтәрләргә кире кайтарылган. Суд приставлары калган бурычларны кайтару өчен тырыша....
      548
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 12:33
      Пенсия кертемнәре 3 миллион сумга арткан
      Пенсия кертемнәре 3 миллион сумга арткан Пенсияләрне дәүләт белән уртакка финанслау программасы эшли башлаганнан бирле анда 1097 әлкиле катнашкан. Программага кушылу вакыты озайтылудан файдаланып, былтыр 15 кеше гариза биргән. Дәүләт булачак пенсионерлар счетына 3,1 миллион сум акча өстәгән.
      520
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 12:02
      Иң уңган почта хезмәткәрләрен, юбилярларны Мактау кәгазьләре, бүләкләр белән сөендерделәр
      Беренче карашка хат ташучының хезмәте гади кебек, газета-журналларны, хатларны алып кайт та үз участогыңдагы өйләргә таратып чык. Әмма район почта элемтәсе коллективының отчет җыелышында телгә алынган саннар, эш күрсәткечләре аларның хезмәтенең бүген ни дәрәҗәдә катлаулы һәм күпкырлы икәнлеген бик яхшы дәлилләде. Хәзер безнең почта бүлеге почтаны эшкәртү һәм ташу цехы...
      822
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 10:15
      Үткән атнада Әлки районында транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә иткән ике кеше тоткарланган
      Үткән атнада транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә иткән ике кеше тоткарланган. ЮХИДИ хезмәткәрләре штрафларын вакытында түләмәүчеләрне җавапка тарту буенча да өзлексез эш алып баралар. Административ хокук бозулар өчен салынган штраф ике ай дәвамында түләнергә тиеш. Узган атнада әнә шундый гөнаһлары булган өч кеше җавапка тартылган.
      937
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 08:28
      Район мәгариф бүлеге 10 тонна макулатураны эшкәртүчеләргә озатырга әзерләгән
      Район мәгариф бүлеге мәктәпләр быел җыйган 10 тонна макулатураны эшкәртүчеләргә озатырга әзерләгән. Узган ел тапшырылган макулатура хисабына район мәктәпләренә 15 теннис өстәле сатып алынган иде. Бу эшне мәгариф учреждениеләре быел да дәвам итәләр. Базарлы Матак, Әхмәт, Хлебодаровка мәктәпләре, Нәби Дәүли исемендәге гимназия кәгазьне иң күп тапшыручылар исемлегендә. Ә менә Сихтермә-Хузангай,...
      512
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 06:08
      Түбән Әлки урта мәктәбендә капиталь ремонт башланды
      peredelka.pro Түбән Әлки урта мәктәбендә капиталь ремонт башланды. Бу мәктәп быел республика программасы нигезендә төзекләндереләчәк. Ремонт эшләренә 15 миллион сумнан артык акча тотылыр дип планлаштырыла. Яңартылган мәктәпкә 1 миллион 100 мең сумлык җиһазлар сатып алу да каралган. Ремонт эшләрен безгә яхшы таныш "Төзелеш" оешмасы башкара. Бинаның икенче катында 24 тәрәзә...
      553
      0
      0
    Реклама