Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 16 февраль 2015 яңалыклары

    • 16 февраль 2015 - 15:49
      19 февральдә Базарлы Матак авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы була
      19 февральдә район үзәгендә Базарлы Матак авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы була. Анда халыкка хезмәт күрсәтүче барлык оешма-учреждениеләр вәкилләре катнашачак. Теләге булган һәркем утырышка килә һәм үзен борчыган мәсьәләне күтәреп чыга ала. Утырыш кино учреждениесенең "Колос" бинасында 14.00 сәгатьтә башлана.
      510
      0
      0
    • 16 февраль 2015 - 14:47
      Түбән Камада үсмерләр арасында бокс буенча ресрпублика ярышларында Данис Вәлиев өченче урын яулады
      Түбән Камада 2001-2002 елларда туган үсмерләр арасында бокс буенча ресрпублика ярышларында Базарлы Матактан 13 яшьлек Данис Вәлиев өченче урын яулады. Бокс белән күптән түгел шөгыльләнә башлаган Данис өчен (аның тренеры Ленар Ситдыйков) зур җиңү бу, чөнки ярышларда республиканың 25 районыннан килгән үсмерләр катнашкан бит. Республика ярышларында катнашу шактый чыгым сорый...
      531
      0
      0
    • 16 февраль 2015 - 13:44
      Әлки районы авылларында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган концертлар бара
      www.nhat-nam.ru Район авылларында атна буе Җиңүнең 70 еллыгына багышланган концертлар дәвам итте. Базарлы Матак урта мәктәбе коллективының Балалар иҗат йортында күрсәткән концерты зур уңыш белән узды. Чуаш Борнае авыл җирлеге сәнгать осталары Иске Матакта, Иске Кората үзешчәннәре - Югары Кәчидә, Иске Матак - Иске Тахталада, Кошки талантлары - Борискинода, искекамкалылар...
      529
      0
      0
    • 16 февраль 2015 - 12:41
      Әлки районында иң күп сөтне Чаллы халкы сата
      Соңгы ункөнлектә шәхси хуҗалыклар 152 тонна сөт саткан. Бу узган елның шул чорындагыдан 9 тоннага күбрәк. Индивидуаль сектордан сөт сатуда Иске Чаллы авыл җирлеге әйдәп бара. Биредә ун көндә 15,2 тонна сөт җыеп тапшырылган. Салман (15,1 тонна), Түбән Әлки (11,7 тонна), Базарлы Матак (11,1 тонна) җирлекләре шулай ук күп сөт...
      2331
      0
      0
    • 16 февраль 2015 - 11:37
      Казанда Әлки районының үз сәүдә мәйданчыгы бар
      Узган шимбәдә башкалабызда ел дәвамында эшли торган сәүдә мәйданчыгында райондашларыбыз авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату иттеләр. Казанның Дәрвишләр бистәсендә безнекеләр килгәнне кала халкы көтеп алган. Биредә бидоннардан сатыла торган сөтне аеруча яратып алалар икән. Шулай ук өйдә ясалган каймакка, эремчеккә, сырга да сорау зур булган. "Хузангай" кооперативы ярма, ит, казылык...
      495
      0
      0
    • 16 февраль 2015 - 11:30
      Чыгарылыш сыйныф укучылары мөһим мәсьәләне хәл итә: киләчәкне нинди һөнәр белән бәйләргә
      Быел мәктәпнең тугызынчы һәм унберенче сыйныфларын тәмамлаучылар 1 мартка чаклы кайсы фәннәрдән дәүләт имтиханнары тапшырачакларын хәл итәргә тиеш. Вакыт күп калмады, ә үсмерләр үзләре өчен бик мөһим мәсьәләне хәл итә: киләчәген нинди һөнәр белән бәйләргә. Үткән атнада мәктәпләрдә оештырылган республиканың берничә уку йортлары вәкилләре белән очрашулар егет-кызларга шушы сорауга җавап...
      823
      0
      0
    • 16 февраль 2015 - 06:27
      Әлки районында күп балалы гаиләләр арта
      inforotor.ru/id Үткән атнада район үзәк хастаханәсенгең бәби тудыру бүлегендә ике кыз дөньяга аваз салган. Базарлы Матакта яшәүче Наилә Фурасева бишенче нарасыен дөньяга китергән. Бәбинең икенчесе - гаиләдә өченче бала.
      520
      0
      0
    Реклама