Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 5 март 2015 яңалыклары

    • 5 март 2015 - 14:32
      Райондашларыбызны рәхмәт хаты белән бүләкләделәр
      Муниципаль органнарда озак еллар намуслы эшләгәннәре өчен Салман авыл җирлеге башлыгы Наил Имам улы Шәрапов, Иске Камка авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Зәйтүнә Әдһәм кызы Сәгыйрова һәм Түбән Кәчи авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Зоя Константиновна Самаркина Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
      580
      0
      0
    • 5 март 2015 - 12:29
      Базарлы Матак һәм Татар Суксуы авылларында төлкеләр йорттагы эткә һәм сыерга ташланган
      wap-z.net Ике очракта да төлкеләр качып өлгергән. Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре әлеге эткә һәм сыерга котыру чиренә каршы вакцина ясаганнар, каннарын анализга озатканнар, каралты-кураларда дезинфекция үткәргәннәр. Районда төлкеләрне аулау буенча махсус аучылар бригадасы эшли. Алар берничә авыл җирлеге территориясендә дистәдән артык төлкене юк иткәннәр. Районда бу эш дәвам итә.
      519
      0
      0
    • 5 март 2015 - 10:30
      6 мартта район үзәгендә бәйрәм алды ярминкәсе уза
      Авыл кешесе инде бүгеннән язгы-җәйге планнары белән яши. Шуңа алдан хәстәрен күреп кош-кортына азык белән запаслана, яшелчә, чәчәк орлыклары сатып ала. Бәйрәм алды ярминкәсендә халыкка ит, сөт, терлек азыгы да тәкъдим ителәчәк. Район җитәкчелеге ярминкәдәге товар бәяләренең сатып алучылар өчен кулай булуын үз контроленә алды. Язгы ярминкәне алдагы көннәрдә Юхмачы...
      426
      0
      0
    • 5 март 2015 - 10:27
      Әлки районында алдагы берничә айда бер генә предприятиедә дә кыскартулар көтелми
      verish.net/content Авыл хуҗалыгында эшче куллар җитешми, ә төзелеш оешмасында ярты коллективлары эшсез калган. Кризиска каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда районның иң зур хезмәт коллективлары җитәкчеләре чакырылган иде. Алар һәркайсы алга таба үз коллективларында эш урыннарының саклануы яисә кыскаруы хакында белешмә бирделәр. Әлеге сөйләшүләрдән күренгәнчә, районда алдагы берничә айда...
      672
      0
      0
    • 5 март 2015 - 08:04
      Тагын 14 яшүсмергә паспорт тапшырылды
      Россия Федерациясе гражданинының төп документы - паспорт тагын 14 яшүсмергә тапшырылды. Бу вакыйга аларның исендә калсын дип, паспортларны тантаналы итеп РФ федераль миграция хезмәте идарәсенең район территориаль пунктында тапшырдылар. Яшь гражданнарны пункт җитәкчесе Наталья Фадеева, ЗАГС бүлеге мөдире Рузалия Сафина, полиция бүлеге начальнигы урынбасары Равил Гайфуллин котлады.
      469
      0
      0
    • 5 март 2015 - 06:04
      “Яшь көч” ҖЧҖ җитәкчесе Фәнис Хәмитов Мәскәүдә съездда катнашты
      "Яшь көч" ҖЧҖ җитәкчесе Фәнис Хәмитов Мәскәүдә Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съезды эшендә катнашты. Ул әлеге зур форумда районыбыздан бердәнбер делегат була. Съездда бүгенге икътисадый вәзгыятьтә авыл хуҗалыгында эшне оештыру алымнары, алдынгы тәҗрибәләр үрнәгендә уңыш алуны арттыру юллары хакында эшлекле сөйләшү булган. Фәнис Хәмитов "Татарстанда...
      509
      0
      0
    Реклама