Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 17 март 2015 яңалыклары

    • 17 март 2015 - 14:45
      Карга мәктәбе укучысы Айзилә Зиннәтуллина диплом белән бүләкләнде
      classof2010.blogs.wesleyan.edu Карга мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Айзилә Зиннәтуллина «Дулкыннар» республика фестиваленда чыгыш ясады һәм диплом белән бүләкләнде. Казанда узган фестиваль Хәсән Туфанның тууына 105 ел тулуга багышланган иде. Айзилә вокал һәм нәфис сүз номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясады. Аңа «Татарстан-яңа гасыр» һәм «Яшь ТЯГ» каналының махсус бүләге бирелде. Ә Айзиләнең остазы...
      655
      0
      0
    • 17 март 2015 - 12:18
      “Әлки хәбәрләре” газетасына бәясе артканчы язылып калыгыз
      1 апрельдән "Әлки хәбәрләре" ("Алькеевские вести") газетасына 6 айга язылу бәясе 90 сумга арта. Шулай итеп, халыкка ярты еллык абонемент 534 сум, оешмалар өчен 540 сум тәшкил итәчәк. Арту сизелерлек, шуңа да мартның соңгы көннәрендә газетага язылып калырга киңәш итәбез.
      639
      0
      0
    • 17 март 2015 - 10:09
      Район үзәге Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнә
      Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнеп, Базарлы Матактагы кайбер биналар диварларына банерлар эленде. Банерларга район үзәгендә яшәүче хөрмәтле ветераннарыбыз Бари Гыйльмиев һәм Лев Миндрюковның фотосурәтләре төшерелгән. Алар икесе дә Япония милитаристларына каршы Көнчыгыш фронтта сугышларда катнашканнар. Урамнарда шулай ук "Җиңү көне белән!", "Бөек Җиңүгә 70 ел" дип язылган банерлар да...
      579
      0
      0
    • 17 март 2015 - 09:19
      Рафаэль Гыйльметдиновка “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде
      Авыл хуҗалыгы үсешенә лаеклы өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Кызыл Шәрык-Агро"ның Үзәк Әлки филиалы җитәкчесе Рафаэль Имам улы Гыйльметдиновка "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
      701
      0
      0
    • 17 март 2015 - 08:05
      Әлки районы механизаторлары алдында быел 48,7 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчү бурычы тора
      Район механизаторлары алдында быел 48,7 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчү бурычы тора. -Язгы кыр эшләрендә механизаторларыбыз 240 трактор, 12 чәчү комплексы, 157 тагылма агрегат белән дым каплауда, культивацияләүдә, сабан культураларын чәчүдә эшләячәк. Район хуҗалыкларында техниканы ремонтлаудан тыш басуларны тукландыру өчен ашлама кайтару белән шөгыльләнәләр, -дип җиткерде район авыл хуҗалыгы...
      904
      0
      0
    • 17 март 2015 - 07:17
      Әлки районында гыйнвар-февраль айларында 15 миллион сумлык сөт сатылган
      Районның шәхси хуҗалыкларыннан гыйнвар-февраль айларында 816 тонна сөт җыелган. Акчага күчереп исәпләгәндә бу 14 миллион 911 мең сумлык сөт сатылган дигән сүз. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда сөт 84 тоннага күбрәк хәзерләнгән. Иске Чаллы, Салман, Түбән Әлки, Иске Алпар, Ташбилге авыл җирлекләрендә яшәүчеләр сөт тапшыруда әйдәп баралар. Соңгы елларда...
      1273
      0
      0
    • 17 март 2015 - 05:11
      “Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит” дип аталган Бөтенроссия акциясе уздырыла
      Агымдагы елның 16-27 мартында наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшүгә, аларны куллануны кисәтүгә җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү өчен мәгълүмат туплау максатыннан чыгып "Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит" дип аталган Бөтенроссия акциясе уздырыла. Әгәр сезгә наркотиклар сату, тарату, саклау һәм куллану турында ни булса да...
      593
      0
      0
    Реклама