23 апрель 2015 яңалыклары
-
Бүген Әлки муниципаль район советының утыз сигезенче утырышы булып үтте
Бүген муниципаль район советының утыз сигезенче утырышы булып үтте. Аны район Советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү буенча бүлек мөдире урынбасары Ришат Хафизов катнашты. Район мөхтәсибе, Базарлы Матак чиркәве настоятеле дә чакырылган иде. Район советы утырышының көн тәртибенә...
-
Бушлай юридик ярдәм
Икенче атнаның сишәмбесендә, 28 апрельдә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Бу чарада "Росреестр" бүлеге җитәкчесе Илнар Шәйхетдинов, Пенсия фонды идарәсе белгече Фәнис Әлмиев, Роспотребнадзорның төбәк бүлеге баш белгече Алмаз Абзалов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Ибәтова, район советының юридик бүлек начальнигы...
-
Вәкаләтле вәкил кабул итәчәк
14 майда районга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның килүе көтелә. Ул 11.00-13.00 сәгатьләрдә гражданнарны кабул итәчәк. Вәкаләтле вәкил белән очрашырга теләүчеләр (843) 236-41-80, 21-7-56, 21-7-57 телефоннары аша шылтыратып, алдан язылып куя алалар. Кабул итү район хакимияте бинасының икенче катында була.
-
Герой урамындагы иң матур йорт
Республикабызда Җиңү бәйрәмен каршылап, "Геройлар урамнары" дигән акциягә старт бирелде. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе район үзәгендәге якташларыбыз - Советлар Союзы геройлары исемен йөрткән урамнарда яшәүчеләр арасында конкурс игълан итә. Конкурс шартлары буенча җиңүче дип табылган шушы урамнардагы иң төзек һәм матур өй, иң чиста йорт тирәсе хуҗасына 9 Май...
-
Сыерлар күп бозаулый
Юхмачы җирлегенә караган авылларда ел башыннан бирле шәхси хуҗалыклардагы сыерларның яртысына якыны бозаулаган инде. Бу җирлектә 117 сыер исәпләнә. Мал-туарны бигрәк тә Югары һәм Түбән Әлморза авыллары халкы күп асрый. Терлекләрне ясалма орлыкландыру технологы Рамилә Нотфуллинаның осталыгы, эшен җиренә җиткереп башкаруы нәтиҗәсендә сыерларның барысы да буазланган. Халыктан сөтне биредә Мансур...
-
20 апрельдән 25 майга кадәр республикада янгыннарга каршы махсус режим игълан ителде
20 апрельдән 25 майга кадәр республикада янгыннарга каршы махсус режим игълан ителде. Бу чорда урамда, урман-кырларда учак ягу, коры үлән, чүп-чар, камыл яндыру тыела. Кагыйдә бозган кешеләргә -2-4 мең, вазыйфаи затларга - 15-30 мең, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салу яный.
-
Әлки районы “Әфганнан Чечняга кадәр” вокаль-инструменталь ансамбле төбәкара хәрби-патриотик җырлар бәйгесендә икенче дәрәҗә Дипломга ия булган
Әлки районы "Әфганнан Чечняга кадәр" вокаль-инструменталь ансамбле төбәкара хәрби-патриотик җырлар бәйгесендә икенче дәрәҗә Дипломга ия булган. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әлеге бәйге Ульяновск шәһәрендә узган. Анда йөздән артык коллектив катнашкан. Икенче урынга ия булган "Әфганнан Чечняга кадәр" ансамбле бәйгенең гала-концертында да чыгыш ясаган. Ансамбльнең оештыручысы һәм җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов.