Үз эшләрен башлап җибәрүче фермерларга ярдәм итү буенча республика программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсы игълан ителә.
2015-2017 елларга исәпләнгән әлеге программа буенча дәүләт ярдәме сөтчелек, мөгезле эре терлек симертү, атлар, сарык һәм кәҗәләр асрау, дуңгызчылык, кошчылык, бөртеклеләр һәм азык культуралары житештерү белән шөгыльләнүчеләргә биреләчәк. Конкурста катнашу...