Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 13 май 2015 яңалыклары

    • 13 май 2015 - 15:02
      15 апрельдән 15 июньгә кадәр балык тоту тыела
      yandex.ru "Уылдык" операциясе чорында -15 апрельдән 15 июньгә кадәр-балык тоту тыела. Балыкларның уылдык чәчү вакытында район сулыкларында бары тик бер кармак белән генә балык тотарга ярый. Анда да эләктергеч ыргаклар саны икедән артмаска тиеш. Ятьмә белән мавыгучыларны 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф көтә. Быел тикшерүчеләр шундый законсыз...
      913
      0
      0
    • 13 май 2015 - 14:01
      Илкәй Гайнетдинова Бөтенроссия музыка әдәбияты олимпиадасы дипломанты
      Район музыка мәктәбе укучысы Илкәй Гайнетдинова Бөтенроссия музыка әдәбияты олимпиадасы дипломанты булган. "Илкәйнең эшенә Казан дәүләт консерваториясе укытучылары бәя бирде. Ә аның остазы Надежда Крайнова югары профессиональлек һәм педагогика осталыгы өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде",-дип хәбәр итте безгә музыка мәктәбе директоры Алсу Сутягина.
      1904
      0
      0
    • 13 май 2015 - 13:00
      Юхмачыда гараж янган
      10 май төнендә Юхмачы авылындагы бер гаражда ут чыккан. Нәтиҗәдә бинаның түбәсе тулысынча янып беткән. Ут чыгуның сәбәбе -электр чыбыкларының кыска ялганышы, дип фаразлыйлар.
      494
      0
      0
    • 13 май 2015 - 11:56
      Әлки районы кыр посадкалары бик аяныч хәлдә
      Районның кыр посадкалары бик аяныч хәлдә - күп җирдә аларны чүплеккә әйләндергәннәр. Соңгы елларда елга, урман буйларына ял итәргә чыгучылар үзләре артыннан чүп-чарны җыештырып китүне гадәткә кертә башлады. Табигатьне пычратуның оятсызлык икәнен, үзенең чүп-чарын ташлап калдырып бүтәннәрнең кәефен, ялын бозарга хакы юклыгын аңлаган тәрбияле, мәдәниятле һәр кеше шулай эшләргә тиеш,...
      1582
      0
      0
    • 13 май 2015 - 11:53
      “Алинә” универсаль спорт залында авыл яшьләре арасында мини-футбол бәйгесе үткәрелде
      Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап авыл яшьләре арасында мини-футбол бәйгесе үткәрелде. Ярышлар "Алинә" универсаль спорт залында узды. Бәйгедә районыбызның җиде командасы көч сынашты. Аларның берсе - Алпар авыл җирлеге җыелмасы, калганнары район үзәге командалары иде. Финалга узу, җиңү яулау өчен футболчы егетләребез ун сәгать буена кискен көрәш алып бардылар. Нәтиҗәдә...
      1460
      0
      0
    • 13 май 2015 - 10:17
      Югары Колчурино, Татар Борнае һәм Чуаш Борнае мәктәпләре укучылары пневматик мылтыктан атуда ярыштылар
      Югары Колчурино, Татар Борнае һәм Чуаш Борнае мәктәпләре укучылары пневматик мылтыктан атуда ярыштылар. Әлеге бәйге Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелде. Иң күп очко туплап, Чуаш Борнаеннан Сергей Младшев иң оста мәргән исемен яулады. Сергей Варламов (Югары Колчурино) - икенче, Денис Марков (Чуаш Борнае) өченче урынга чыктылар. Ярышлар Югары Колчурино...
      1940
      0
      0
    • 13 май 2015 - 06:49
      Присяжный утырышчыларга кандидатларның гомуми исемлегенә кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр
      yandex.ru "Россия Федерациясендә гомуми юрисдикция федераль судларының присяжный утырышчылары турында" Федераль закон һәм "Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Югары суды һәм Идел буе округы хәрби суды присяжный утырышчыларына кандидатлар исемлекләрен төзү тәртибе һәм сроклары турында" Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы Югары суды өчен присяжный утырышчыларга кандидатларның гомуми исемлегенә кертелгән...
      655
      0
      0
    • 13 май 2015 - 05:24
      18 майда – район үзәгендә халык тыңлаулары була
      18 майда сәгать 10 да район үзәгендә кино учреждениесе бинасында Әлки муниципаль районы Уставы проекты буенча халык тыңлаулары була. Устав проекты буенча тыңлаулар 11 майга билгеләнгән иде. Ул көнне бәйрәм ялы булганлыктан, чара киләсе атнага күчерелде.
      612
      0
      0
    Реклама