Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 2 июнь 2015 яңалыклары

    • 2 июнь 2015 - 13:00
      “Троица”ны бәйрәм иттеләр
      Садиково, Демидовка һәм Хлебодаровка мәдәният йортлары хезмәткәрләре авыл халкы өчен "Троица" бәйрәме үткәрделәр. Рус халкының милли киемнәренә киенгән алып баручылар төрле күңелле уеннар, бәйгеләр оештырдылар. Бәйрәмдә катнашучылар рус халык җырларын башкардылар, биеделәр, хороводта әйләнделәр. Җәен авылда эш-мәшәкатьнең чиге юк. Эш арасында вакыт табып бәйрәм итеп алу исә кешеләрнең күңелен күтәреп,...
      380
      0
      0
    • 2 июнь 2015 - 12:30
      Чуаш Борнае кызы Юлия Еликова “Чуаш чибәре-2015” Әлки район бәйгесе җиңүчесе булды
      Чуаш Борнае кызы Юлия Еликова "Чуаш чибәре-2015" район бәйгесе җиңүчесе булды. Әлеге бәйге Хузангай авылы клубында үткәрелде. Юлиягә 18 яшь. Ул Казанда вузда укый. 27 июньдә Нурлат шәһәрендә узасы Бөтенроссия "Уяв" чуаш милли бәйрәмендә Юлия Еликова районыбыз данын яклап чыгыш ясаячак.
      434
      0
      0
    • 2 июнь 2015 - 12:04
      Эсседән сакланыгыз
      Узган атнадан бирле көннәр бик кызу тора. Синоптиклар бу атна ахырына кадәр шундый аномаль эсселек сакланасын әйтәләр. Һава температурасы гаять югары булган мондый көннәрдә сәламәтлеккә зыян китермәс өчен эсседән ничек сакланырга? Район үзәк хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты шәфкать туташы Венера Садыйкова киңәшләренә колак салыгыз. Кояшның активлыгы аеруча югары булган вакытта...
      443
      0
      0
    • 2 июнь 2015 - 07:07
      Әлки каратэчыларыбыз уңышы
      Яшь каратэчыларыбыз 31 майда Казанда узган Россия беренчелегендә уңышлы чыгыш ясаган. Хурада авылыннан Яков Яганев, үз авырлык категориясендә икенче урынны алып, Россиянең көмеш призеры булган. Югары Матактан Валерия Cоветникова, өченче урынга чыгып, Россиянең бронза призеры исеменә лаек булган. Моннан алдарак кекусинкай каратэ буенча Кукмара районы беренчелегендә үз авырлык категориясендә Яков...
      529
      0
      0
    • 2 июнь 2015 - 06:12
      Бу көннәрдә Әлки районы авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре республика фольклор фестивалендә катнаштылар
      Бу көннәрдә авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре "Иске Казан Түгәрәк уены" республика фольклор фестивалендә катнашты. Фестиваль Лаеш районының Камай авылында Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгында узды. Безнекеләр анда "Кыз озату" фольклор йоласын күрсәттеләр. Фестиваль мәдәният хезмәткәрләре өчен менә дигән мастер-класс һәм фольклор коллективлары оештыру буенча тәҗрибә уртаклашу чарасы да...
      635
      0
      0
    • 2 июнь 2015 - 05:30
      Узган атанада Әлки районында ике караклык һәм бер кеше кыйнау очрагы теркәлгән
      Узган атанада районда ике караклык һәм бер кеше кыйнау очрагы теркәлгән. Югары Колчуринодагы кыйнау факты буенча гаепле кеше инде ачыкланган. Базарлы Матакның Залаков урамындагы йорт подъездыннан велосипед урлаучының да кем булганлыгы билгеле. Ә менә район үзәгенең Крайнов урамындагы йорт тәрәзәсеннән кереп әйберләр урлап чыккан бәндәне полицейскийлар эзли әле.
      378
      0
      0
    Реклама