Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 29 июнь 2015 яңалыклары

    • 29 июнь 2015 - 13:48
      Салымны түләргә онытмагыз
      Транспорт, җир һәм милек салымын быелның 1 октябренә кадәр түләү зарур. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе искәртә. Физик затларга транспорт, җир һәм милек салымнарын түләү өчен яшәү урынындагы почта бүлегеннән бердәм салым хәбәрен (уведомление) барып алырга кирәк. Салым кәгазен алмаган затлар салымнарны түләмәгән яисә үзвакытында түләмәгән өчен җавап...
      425
      0
      0
    • 29 июнь 2015 - 13:36
      98 йөртүче кагыйдә бозган
      Үткән атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 98 очрагы ачыкланган. Шул исәптән исерек хәлдә руль артына утырган бер бәндә административ җаваплылыкка тартылган.
      441
      0
      0
    • 29 июнь 2015 - 13:29
      Электр кабелен урлаганнар
      Карга мегафермасына караган территориядән электрүткәргеч кабельләрне урлаганнар. Полиция әлеге факт буенча тикшерү эшләрен башлаган. Карак әлегә тотылмаган.
      652
      0
      0
    • 29 июнь 2015 - 13:19
      Әлки районы хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне беренче катка чабу төгәлләнү алдында
      Хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрне беренче катка чабу төгәлләнү алдында. Нибары 60 гектар мәйданда чаптырасы җир калды. Күпъеллык үләннәр 2212 гектарда - печәнгә, 6593 гектарда сенаж өчен чабып алынды. Авыл халкы да үз хуҗалыгындагы терлекләр өчен кышлатуга азык хәзерләү белән мәшгуль. Урман, елга буйларында, болынлыкларда өлгереп җиткән яшел үләнне чабучылар бик күп....
      397
      0
      0
    • 29 июнь 2015 - 12:15
      Фоторепортаж футбол
      416
      0
      0
    • 29 июнь 2015 - 10:16
      Әлки районы “Пелеш” чуаш фольклор ансамбле Нурлатта Бөтенроссия Уяв бәйрәмендә чыгыш ясады
      Районыбызның "Пелеш" чуаш фольклор ансамбле Нурлатта Бөтенроссия Уяв бәйрәмендә чыгыш ясады. Безнең үзешчәннәр чыгышын тамашачылар бик яратып кабул итте. "Пелеш" - авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләреннән торган җыелма ансамбль. Чуаш халкының 27 июньдә булып узган әлеге милли бәйрәмендә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
      492
      0
      0
    • 29 июнь 2015 - 08:49
      Әлки районы Әхмәттә сарай янды
      Кичә иртәнге сәгать 7 белән 8 арасында Әхмәт авылында шәхси сарай янды. Янгын сүндерүчеләр белдерүенчә, ут электр җиһазларын кулланганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыккан.
      446
      0
      0
    • 29 июнь 2015 - 08:08
      Базарлы Матактагы Шәүкәт мәчетендә мәктәп яшендәге малайлар өчен дини укулар башлана
      Базарлы Матактагы Шәүкәт мәчетендә 4 июль, шимбә көнне мәктәп яшендәге малайлар өчен дини укулар башлана. Дәресләрне Мөхәммәдия мәдрәсәсе шәкретләре алып барачак. Беренче дәресләргә балаларны әтисе я әнисе озата килсен иде, диләр шәкертләр. Дәресләр иртәнше 9 сәгатьтә башланачак.
      395
      0
      0
    Реклама