1 июль 2015 яңалыклары
-
Яшьләр үз бәйрәмнәрен спорт белән билгеләп үтте
Район үзәгендә төрледән-төрле спорт ярышлары үткәрелде. Әлеге чаралар Бөтенроссия яшьләр көненә һәм Олимпия көненә багышлап оештырылды. Көннең эссе булуы да куркытмады "Алинә" универсаль спорт залы янына районның барлык авылларыннан диярлек көч сынашырга җыелган егет һәм кызларны. Гимназиянең 10 сыйныф укучысы Гүзәлия Галиева белән сөйләшеп киттек. -Мин волейбол, баскетбол уйнарга яратам....
-
«Мондый егет тәрбияләгән өчен рәхмәт сезгә»
Базарлы Матакта яшәүче Рамил һәм Вилә Хафизовлар уллары Илназны узган елның җәендә армия сафларына озатканнар иде. Егет әти-әнисенең: "Тырышып хезмәт ит, улым, йөзгә кызыллык китермә",-дигән фатыйхасын үтәде. Ел буе аңардан гел әйбәт хәбәрләр генә килеп торды. Илназ бер тапкыр да армия тормышыннан зарланмады, иптәшләрен дә, командирларын да мактап сөйли, "хезмәтем...
-
Бер күрешү – үзе бер гомер
Каргада инде традициягә кереп баручы "Авыл бәйрәме"нә ерак араларны якын итеп якташларыбыз, кардәшләребез кайткан иде. Авылыбызда узган барлык чаралар хәер-дога белән башлана. Биредә дә беренче булып сүз Карга авылы имамы Ирек хәзрәткә бирелде. Аның фатыйхасыннан соң шушы авылда туып үскән депутатыбыз, бу бәйрәмне оештыручы Фоат Вәлиев, аннан район җитәкчесе Александр...
-
Бик сагындым сине, туган Әлки як
…Корбан гаетенә Татар Мулла авылы мәчетенә җыелган ир-атлар (алар арасында читтән кайтучылар да күп иде) быелдан да соңга калмыйча зират тирәсен тотарга иде, дигән сүзне әйттеләр. Халыктан акча җыюны авылда яшәүче Гыйматдинов Фәриткә йөклиләр. Шунда ук кайберәүләр үзләреннән өлеш кертеп, акча бирәләр. Көзге туңнарда зиратны чистарту буенча өмәләр дә үткәрелә....
-
Әлки районы Карга авылы халкы бүген-иртәгә печәнгә төшәргә әзерләнә
Карга авылы халкы бүген-иртәгә печәнгә төшәргә әзерләнә. Җирлек җитәкчелеге, комиссия төзеп, печәнлек итеп бүлеп биреләсе болыннарны карап чыккан. Биредә 9 шундый табигый печәнлек бар, аларны 121 шәхси хуҗалыкка бүләчәкләр. Болыннарның зурлыгын, үләннәрнең куелыгын исәпкә алып, аларны берничә гаиләгә җирәбә буенча бирәләр дә, печәнчеләр инде үзара бүлешә. "Хәзер элеккечә чалгы белән...
-
Мини-ферма төзүчеләргә субсидия
2015 елда шәхси хуҗалыклары булган гражданнарга сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә тоткан чыгымнарының бер өлешен каплау өчен субсидияләр түләнәчәк. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидия бирү шартлары мондый. 2015 елда төзелгән яисә яртылаш (50 проценты) өлгергән, ким дигәндә сигез сыерга исәпләнгән мини-ферма булу, хуҗалыкта өч һәм аннан күбрәк савым сыеры асралу зарур. Субсидиянең...
-
Суда хәвеф сагалый
Май ахырыннан бирле республикада 60 кеше суга батып үлгән. Алар арасында балалар да бар. Узган елның шушы чорында шундый 25 фаҗигале очрак теркәлгән булган. Ни аяныч, районыбызда да су корбаннары бар инде. 21 июнь кичендә Түбән Колчурино авылы янында яңа төзелгән буада 28 яшьлек егетнең гомере өзелде. Быелгы аномаль югары...
-
Мактаулы исемгә ия булды
Пенсия тәэминаты системасын үстерүгә һәм камилләштерүгә өлеш кертүе, намуслы хезмәте өчен Пенсия фондының район идарәсе башлыгы Әлфия Фаиз кызы Дәүләтшинага "Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.