24 июль 2015 яңалыклары
-
24 июль 2015 - 07:23Район мөхтәсибенә 85 яшьРайон мөхтәсибе хаҗи Ислам хәзрәт Шәйхетдинов 85 яшьлеген билгеләп үтте. 24 июльдә Ислам хәзрәтне котларга дип үзенең ярдәмчеләре белән Татарстан Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин килде. Район җитәкчесе Александр Никошин, күрше Алексеевск һәм Спас районнары имам-хатыйблары, авыллардагы мәсет имамнары, башка бик күп кунаклар юбилярны котларга җыелды. Юбилей чарасы...
-
24 июль 2015 - 07:00Мөселманнарга күчтәнәчләрУраза бәйрәме көннәрендә Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче мөселманнар янына күчтәнәчләр алып килүчеләр күп булды. Мәсәлән, Карга авылы имам хатыйбы Ирек Сәлахиев өлкәннәр белән озаклап сөйләшеп утырды, җиләк-җимеш, тәм-том алып килгән иде. Базарлы Матактан эшмәкәр Б. Алиева бәйрәм өстәленә шулай ук күчтәнәчләр китерде. Түбән Әлморза авылы мулласы Н.Саттаров әби-бабайлар...
-
24 июль 2015 - 06:54Югалган кызларны тапканнарРайон эчке эшләр бүлегенә Түбән Кәчи авылыннан унөчәр яшьлек ике кызның югалуы турында хәбәр алына. Полиция хезмәткәрләре кичекмәстән югалган кызлар турында мәгълүмат туплыйлар һәм үсмерләрне берничә юнәлеш буенча эзли башлыйлар. Күп тә үтми, алар балаларны Димитровград шәһәреннән табып алалар һәм гаиләләренә алып катып тапшыралар. Кызларның әниләре (берсенең әтисе юк, икенчесе...
-
24 июль 2015 - 06:37Яңа урам яшьләр өченАвыл хуҗалыгында эшләүче яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы эшләп киткәннән бирле аның ярдәмендә безнең районда 487 яңа өй төзелгән. Әлеге программадан иң нәтиҗәле файдаланучы авылларның берсе Сихтермә-Хузангай: биредә 40 тан артык гаилә шушы программа булышлыгы белән иркен, уңайлы өйле булды. …Соңгы вакытта Надя иртәнге чәйне эчик дип өстәл...
-
24 июль 2015 - 06:16Озакламый мәктәпкәБазарлы матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемнендәге гимназия укучылары яңа уку елында мәктәп формасы киячәкләр. Уку елы башланырга айдан аз гына артыграк вакыт калып бара. Ата-аналарның күбесе мәктәп кирәк-яракларын, кием-салым сатып алу хәстәрен күрә башладылар инде. Балалары өстә аталган мәктәпләрдә укучы ата-аналар белән булачак формалар сайланды, килешүләр төзелде. Ульяновск...
-
24 июль 2015 - 05:31Полиция хезмәткәрләре чемпионатка китәРайон эчке эшләр бүлегенең бертөркем хезмәткәрләре җаваплы командировкага китте. Казанда 24 июльдән 9 августка чаклы үтәчәк спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына спортчылар һәм командалардан тыш 100 мең тирәсе турист килүе көтелә. Ярышларда 190 илдән барлыгы 2923 спортчы чыгыш ясаячак. Су спорты ярышларында җәмәгать тәртибен саклауда һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүдә...