28 октябрь 2015 яңалыклары
-
28 октябрь 2015 - 11:46Спорт судьясы булдыПауэрлифтинг буенча Казанда узган республика беренчелегендә катнашып, райондашыбыз Касыйм Зыятдинов 120 килограммнан югарырак авырлык категориясендә икенче урынны алды. Аңа "Икенче категорияле спорт судьясы" квалификация категориясе дә бирелде.
-
28 октябрь 2015 - 11:36Буаларны бүгеннән язга әзерлисеРайондагы барлык буаларның суын киметү зарур. Район башлыгы Александр Никошин авыл җирлекләре башкарма комитетлары алдына шундый бурыч куйды. Гадәттә буаларны көзеннән, сулары туңганчы язга әзерлиләр. Шул максатта алардагы суның өчтән берен генә калдырырга кушылды. Суны артыгын киметергә дә ярамый - балыкларга кыш чыгарга кирәк. Һәр авыл җирлеге башлыгы үз территориясендәге...
-
28 октябрь 2015 - 11:04“Табигать дуслары” кабат җиңдеИске Салман мәктәбенең "Табигать дуслары" командасы "Тамчы-шоу" уенында кабат җиңү яулады. Әлеге уенны "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалы үткәрә. Һәм безнең кызлар инде икенче тапкыр катнаша анда. Бу юлы Рәйнә һәм Ләйлә Әхмәтшина, Әлфинә Насыйбуллина Биектау районының Ямаширмә мәктәбеннән килгән "Казансу" командасы белән ярыштылар. Салман кызлары акыллырак та, белемлерәк тә икәнлекләрен исбатлап,...
-
28 октябрь 2015 - 08:50Хезмәтләрен хөрмәтләпРеспубликада ветераннар хәрәкәтен үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Фаиз Вәгыйзь улы Шакировка Татарстан Президенты Рәхмәте белдерелде.