17 ноябрь 2015 яңалыклары
-
17 ноябрь 2015 - 08:51Наркотиклар түгел, спортны сайлыйбызАлексеевск агрокөллиятенең район филиалы һәм район прокуратурасы командалары волейбол буенча иптәшләрчә турнир үткәрделәр. Әлеге спорт чарасы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләр арасында наркотик һәм психотроп матдәләр куллану популяр дигән фикерне кире кагу максатында оештырылды. Волейбол бәйгесендә агрокөллият командасы беренче урын алды.
-
17 ноябрь 2015 - 08:32Сакланганны саклармын, дигәнБу авыруның атамасы бик кыска, нибары дүрт хәрефтән тора. Әмма һәркем күңелен шомландырырлык, курку салырлык көчкә ия ул. Кызганычка каршы, соңгы елларда безнең якларга да килеп җиткән әлеге чир - СПИД. СПИД белән көрәшү өчен Татарстанда махсус үзәк булдырылган иде. Хәзер бу үзәктә 17 меңгә якын кеше исәптә тора. Мөгаен,...
-
17 ноябрь 2015 - 06:05Безнең команда икенче урындаБөгелмәдә үткәен пауэрлифтинг буенча республика беренчелегендә безнең команда икенче урын яулады. Ундүрт яшьлек Шакиров Мөхәммәтшах 66 килограммга кадәрге үлчәүдә беренче урын алды, аңа икенче өлкәннәр спорт разряды бирелде. Хәкимов Айдар 53 килограммлы үлчәүдә шулай ук беренче урынга һәм өченче разрядка ия булды. Сафин Риназ 66 килограммлы үлчәүдә өченче урын алды....
-
17 ноябрь 2015 - 05:59Үлем белән кайда сәүдә итәләр16-27 ноябрьдә "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!" дигән Бөтенроссия наркотикларга каршы акция үткәрелә. Аның максаты - наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга, куллануны кисәтүгә, наркотиклар кертү каналларын ябуга, наркотик ясау, куллану һәм таратуны пропагандалаучы интернет сатларын, үсмерләрне җинаятьчел эшчәнлеккә тарту фактларын ачыклауга җәмәгатьчелекне җәлеп итү. Әгәр өстә аталган очраклар...