20 ноябрь 2015 яңалыклары
-
20 ноябрь 2015 - 11:32Кагыйдә бозуда хатын-кыз йөртүчеләр дә кимен куймыйЮХИДИ инспекторлары үзләре белән рейдка чыгарга тәкъдим итсә, без бишкуллап риза булабыз. Теләсә нәрсә, шул исәптән юл хәлләре турында да читтән торып фикер йөрткәнче, үз күзләрең белән күрү яхшырак бит. Ноябрьнең көз белән кыш тарткалашкан ярымкараңгы бер иртәсендә район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин һәм юл-патруль хезмәте инспекторы Рәфис Хатыйпов...
-
20 ноябрь 2015 - 11:22Депутат сүзендә тордыИске Әнҗерә мәктәбе артындагы кечкенә инеш аша күпер салынды. Авыл халкы шул инешкә торбалар салып, күтәрткән юл төзүне сорап Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» җитәкчесе Фоат Вәлиевка хат белән мөрәҗәгать иткән булганнар. Шушы көннәрдә юл предприятиесенең район участогы егетләре ике урам арасындагы шул күперне ясаганнар. Анда алты куәтле техника берәмлеге...
-
20 ноябрь 2015 - 08:23Кунакларга да ошаганУзган атнада Иске Коратада үткән авыл көнендә бик күп кеше катнашкан, кунаклар да кайткан. Авыл көне авылдашларның актив катнашында узган. Яңа мәдәният йорты бу көнне җыр-биюгә күмелгән. Төрле милли традицияләрне дә искә төшергәннәр. Кайткан кунаклар да туган авылларының шулай яңарып, яшәреп китүенә бик сөенгән. Бу авылда бит яшьләр өйләр өлгертеп...
-
20 ноябрь 2015 - 07:16Кипкән үлән яндыру тыелаХәзер кырларда да, торак пунктларда да кипкән үләнне яндыру тыела. Россия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев шул хактагы карарны имзалады. Күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлегенең баш белгече Радис Инсапов әйтүенчә, моңа кадәр янгынга каршы махсус режим чорында гына камыл яндыру һәм кырларда учак ягу тыелган булса, хәзер авыл хуҗалыгы һәм запас җирләрендә...