25 апрель 2016 яңалыклары
-
Әлки районы хәрби комиссары Виктор Лаврентьев кызларны да хәрби хезмәткә өнди
Язгы чакырылыш буенча хезмәт итәчәк егетләребезнең беренче төркемен әти-әниләре, якыннары 16 майда озатып калачак. Ә июль башында соңгы төркем китәр, дип планлаштырыла. Бу язда Россия Кораллы Көчләренә кырыклап әлкиле китәчәк икән. Узган көздә район Оренбургта дислокацияләнгән бер частьне шефлыкка алган иде. Анда ун егетебез хезмәт итә башлады. Ә бу язда...
-
1991 елгы егет янып үлгән
Татарстанның Азнакай районында чыккан янгын кеше үлеме белән тәмамлана.
-
Әлки районы инвалидлары пауэрлифтингта иң көчлеләр арасында
Район инвалидлар җәмгыяте командасы пауэрлифтинг буенча республика чемпионатында уңышлы чыгыш ясады. Ленар Яруллин һәм Арутюн Маркосян үз авырлык категорияләрендә икенче урын алдылар. Рәшит Гарипов - өченче, Исмәгыйль Хәмидуллин дүртенче урынга лаек булды. Инвалидлар арасындагы әлеге бәйге Алабуга шәһәрендә узды.
-
Әлки районында узган атнада ике малай дөньяга килде
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада ике малай дөньяга килгән. Чуаш Кичүе авылында яшәүче Альбина Будкинаның улы гаиләдә дүртенче бала булып туган.
-
Әлки районы укучылары халыкара олимпиадада җиңделәр
Татар теле буенча халыкара олимпиадада катнашып, районыбыз укучылары алдынгы урыннар яуладылар. Базарлы Матак урта мәктәбеннән Миләүшә Галләмова сигезенче сыйныф укучылары арасында беренче урын алды. Аны бәйгегә Вилә Хафизова әзерләде. Чуаш Кичүе урта мәктәбе укучысы Энҗе Хисмәтуллина (укытучысы Рамилә Исхакова) исә 9 нчылар арасында өченче нәтиҗә күрсәтте. Быел дүртенче тапкыр үткәрелгән...
-
55 көн элек үлгән әни кешенең баласы туган
Wroclavska газетасы хәбәр иткәнчә, 17 атналык көмәне булган хатын баш мие рагыннан үлгән.
-
7 сабыйны балалар бакчасыннан ашыгыч ярдәм белән алып киткәннәр
Аларның барысында да инфекция эләгү нәтиҗәсендә ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге бозылу күзәтелгән.
-
Лилия Муллагалиевага санаулы көннәр калып бара [+фото]
Җырчы Лилия Муллагалиева "Бәби көтәбез әле" исемле җырына клип төшергән.