Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 10 июнь 2016 яңалыклары

    • 10 июнь 2016 - 11:47
      Әлки районы терлекчеләре көн саен 150 тоннадан артык сөт саталар
      Соңгы вакытта районнан эшкәртүчеләргә көн саен 150 тоннадан артык сөт озатыла. Әлки бүген республикада иң күп сөт җитештерүчеләр исемлегендә. Чуаш Кичүе мегафермасында бу көннәрдә тәүлегенә уртача 24 тонна сөт савалар. Продукцияне тулысы белән диярлек югары сорт белән саталар. Сыйфатлы сөт җитештерү терлекчеләр өчен дә отышлы - югары сортлы продукция сатканда...
      481
      0
      0
    • 10 июнь 2016 - 11:14
      Әлки районының Карга авылында ифтар мәҗлесе үткәрделәр
      Кичә, 9 июньдә, Карга авылында ифтар кичәсе үткәрделәр. Рамадан ае быел көннәрнең иң озын чагына туры килсә дә, авылда ураза тотучылар шактый икән. Авыз ачу мәҗлесенә авыл мәдәният йортында зур-зур табыннар әзерләгәннәр. Ашка 50дән артык кеше килгән. Авылның имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Сәләхиев халыкка вәгазь сөйләгән, Коръән сүрәләре укыган. Кояш баегач,...
      617
      0
      0
    • 10 июнь 2016 - 11:11
      Әлки районының Базарлы Матак мәктәбе “Эко-яз” республика бәйгесе җиңүчесе булды
      Базарлы Матак урта мәктәбе "Эко-яз" республика бәйгесе җиңүчесе булды. Санитар-экология икеайлыгы чорында әлеге бәйгене республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәрде. Базарлы Матак мәктәбе укучыларының икеайлык барышында район үзәге урамнарын, елга буйларын, юл, посадка тирәләрен чистарту-җыештыру буенча башкарган эшләрен исәпкә алып, министрлык бу коллективны конкурсның "Экомәктәп" номинациясендә җиңүче дип тапты....
      538
      0
      0
    • 10 июнь 2016 - 10:26
      Әлки районы укучысы “Татарстанның бадминтон өметләре” бәйгесендә өченче урын алды
      Болгар шәһәрендә узган "Татарстанның бадминтон өметләре" бәйгесендә Базарлы Матак урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Самат Фәхретдинов өченче урын алды. Әлеге ярышта бөтен республикадан 200дән артык спортчы катнашты. Саматны бәйгегә физкультура укытучысы Максим Муштаков әзерләде.
      515
      0
      0
    • 10 июнь 2016 - 06:06
      Бәрәңге кортын горчица бетерә
      Бер чиләк суга бер кап коры горчица, 100 миллилитр 9 процентлы аш серкәсе салып болгатабыз. Эремәне бәрәңге сабагына сиптерәбез. Колорадо коңгызы тиз арада үлеп бетә. http://www.bavly-tat.ru/tt/hbrl/item/11558-b%D3%99r%D3%99%D2%A3ge-kortyin-gorchitsa-beter%D3%99.html
      518
      0
      0
    Реклама