27 июнь 2016 яңалыклары
-
Әлки районында авыл хуҗалыгында сан алу өчен бөтенесе әзер
Инде берничә көннән авылда бик мөһим чара башланырга тора - 1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу үткәрелә. Бу кампания барышында авыл җирендә яшәүчеләр, аграр секторда хезмәт куючылар, ярдәмче хуҗалыгы яисә өй төзелешенә бирелгән җир участоклары булган кешеләр - барысы да исәпкә алыначак. Без авыл хуҗалыгында сан...
-
Әлки районында төлкеләргә котыруга каршы вакциналар куялар
Ветеринарлар һәм егерьлар төлкеләр күп булган урыннарга котыруга каршы вакциналар куялар. Район ветеринария берләшмәсенә алты мең данә күләмендә вакцинаның икенче партиясе кайтты. Котыруга каршы дару ит, балык калдыклары кушып ясалган. Бу "конфетларны" нигездә төлке балалары ашасын дип куялар. Әлеге профилактика чарасы котыру чиренә каршы республика программасы кысаларында елга өч мәртәбә...
-
Әлки районы авылларында наркотикларга каршы тематик дискотекалар үтте
Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә Әхмәт, Түбән Колчурино мәдәният йортларында "Без наркотикларга каршы!" исеме астында тематик дискотекалар үтте. Әлеге мәдәни кичәләр Бөтендөнья наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланды.
-
Яшен сугудан 13 яшьлек үсмер үлгән
Фаҗига Башкортстанда булган.
-
Әлки мөселманнары республика ифтарында катнашты
22 июньдә районыбыздан 40 мөселман "Казан-Арена" спорт сараенда узган республика ифтар мәҗлесендә катнашты. Ифтарга җыелган кунакларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләгән. Коръәннән сүрәләр укылган, вәгазьләр сөйләнгән. Республиканың танылган артистлары башкаруында мөнәҗәтләр яңгыраган. Стадион мәйданында күмәк намаз укылгач, бар халык ифтар ашына чакырылган. Халык бик күп...