11 июль 2016 яңалыклары
-
Әлки районында пенсионер укытучы Мария Скворцова Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Мәрьям ана иконасы соборын торгызу өчен “Яңарыш” фондына 2 мең сум акча күчерде
Базарлы Матак авылында яшәүче пенсионер укытучы Мария Скворцова Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Мәрьям ана иконасы соборын торгызу өчен "Яңарыш" фондына 2 мең сум акча күчерде. Мария Ивановна Бөек Ватан сугышы чорының бөтен авырлыкларын күргән, тылда хезмәт итеп, җиңүне якынайтуга үз өлешен керткән ветеран. Ул озак еллар Базарлы...
-
Кура җиләгеннән зефир
300 г суыткычта торган кура җиләге 15 г желатин 3 аш кашыгы су форма Җелатинны суда җебетергә. Җиләкне савытка салып, кайнатырга куярга, ләкин кайнатып чыгармаска. Уттан алырга һәм иләк аша уздырырга. Җиләккә желатинны кушарга, желатин эреп беткәнче болгатырга. Әлеге массаны суытырга. Миксер ярдәмендә әлеге массаны тыгызланганчы, кабарганчы 10 минут дәвамында...
-
Әлегә карбызны читләп үтсәк тә ярый
Июль ае гына булса да инде кибет киштәләрендә карбызлар шыплап тулды.
-
Әлки районында яшь спортчылар өчен палаткалы лагерь эшли башлады
"Яшь имәннәр" савыктыру лагеренда икенче сменада 55 бала ял итә. Биредә яшь спортчылар өчен палаткалы лагерь да эшли башлады. Анда спортны үз итүче 21 малай һәм кыз каникул көннәрен файдалы һәм күңелле итеп үткәрә. Палаткалы лагерьның вожатыйлары - балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе педагоглары. Ә 27 июльдә биредә сәләтле балалар...
-
Әлки районында үткән атнада рульгә исерек хәлдә утырган ике шофер тоткарланган
ЮХИДИ хезмәткәрләре үткән атнада районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 100 очрагын ачыклаганнар. Ике йөртүче транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарланган.
-
Татарстанда торак йорт шартлаган
9 катлы йорттагы көчле шартлау Яр Чаллыда була.