28 июль 2016 яңалыклары
-
Казанда юл-транспорт һәлакәтендә машина һавага очкан [+ВИДЕО]
26 июльдә Казанның Көньяк трассасында Арбузов урамы тирәсендә «Тойота» автомобилен йөртүче «Деу Нексиа» автомобиленең бамперына бәрелгән.
-
Әлки районында балаларга дин сабагы бирәләр
Базарлы Матакның Шәүкәт мәчете каршында дини укулар оештырыла. Дин сабакларын өйрәнергә 7 яшьтән алып балалар чакырыла. Укуга кабул иткәндә балаларның әти-әниләре катнашуы да сорала. Укулар 1 августтан башланачак. Өстәмә белешмәне 89274156598 телефоны белән шылтыратып алырга мөмкин.
-
Әлки районы юлчылары урамнарны төзекләндерәләр
Бу арада район юлчылары Базарлы Матакның Пролетар һәм Урман урамнарында каты түшәмәле юллар салдылар. Юллар әле асфальтланмаган, вак таштан төзелгән. Алар шулай ук "Теремкәй" балалар бакчасына Тимирязев урамы ягыннан асфальтланган юл да ясап куйдылар.
-
Әлки районында 10 мең гектардан артык мәйданнан игеннәр җыеп алынды
Районда 10 мең гектардан артык мәйданнан игеннәр җыеп алынды. Бөртеклеләрнең 33 процентын тәшкил итә бу. Көзге бодай белән бергә игенчеләр арыш, арпа суктыруга да керештеләр. Ә борчак тулысы белән җыеп алынды. Амбарларга 2664 тонна шушы кыйммәтле культура кайтарылды. Көзге бодайның район буенча уртача уңышы һәр гектардан 34 центнер тәшкил итә....
-
Татарстанда бодай басуы янган
Тукай районының Түбән Суыксу авылында бодай басуы янган. Зур яңгын турында ВКонтакте социаль челтәренең "Набережные Челны Онлайн" төркемендә хәбәр итәләр. "Янгыр сүндерүчеләрне чакырганнардыр дип ышанам, ут урманга барып җитсә, аны сүндергәнче җиде тиргә батарсың", - дип яза төркем вәкиле. "Махсус ут төрткәннәрдер аңа", - дигән шик белдерә икенче вәкил. http://www.zamansulyshy.ru/tt/the-news-tat/item/8209-tukay-rayonyinda-boday-basuyi-yana.html
-
Татарстанда давыл булган (фотолар)
24 июльдә, якшәмбе көнне, Азнакайда җәйге давыл купкан.