9 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районы башлыгы Александр Никошин мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады
12 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк Корбан бәйрәме белән әлкилеләрне район башлыгы Александр Никошин котлады. "Исламдагы иң олы һәм мәртәбәле бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетендә Ходайны һәм кешеләрне ярату, игелек һәм шәфкать, гаделлек, юмартлык принциплары аеруча нык чагылыш таба. Башка дини бәйрәмнәр кебек үк, Корбан гаете дә районыбызда зурлап уздырыла. Һәм һәр...
-
Әлки районы мөселманнарын Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев Корбан бәйрәме белән котлый
Корбан бәйрәме белән районыбыз мөселманнарын Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев котлады. "Хөрмәтле мөселманнар! Сезне Исламның изге бәйрәме - Корбан гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бу олы бәйрәм мөселманнарның рухи бердәмлеген чагылдыра, җәмгыятебезгә шәфкатьлелек, кешелеклелек, күтәренкелек, иманыбызның һәм киләчәккә ышанычыбызның ныгуы шатлыгын китерә. Һәр гаиләдә...
-
Әлки районында оешма-предприятиеләр һәм эшмәкәрләрнең салым буенча бурычлары 10,7 миллион сум тәшкил итә.
Районда оешма-предприятиеләр һәм эшмәкәрләрнең салым буенча бурычлары 10,7 миллион сум тәшкил итә. Ел башында әлеге әҗәтләр азрак - 6,3 миллион сум булган. Бер караганда, салым бурычлары арткан. Әмма бюджетка керемнәр буенча ведомствоара район комиссиясенең чираттагы утырышында бурычлар үсүнең башка сәбәпләре дә ачыкланды. Әйтик, "Хузангай" җәмгыятенең берничә миллион сум бурычы күренә....
-
Әлки районында 2738 баш нәселле бозаулар туган
Терлекләрне ясалма орлыкландыру пунктлары эшчәнлеге быел әйбәт нәтиҗә биргән: каплатылган 2720 баш сыерның барысы да әйбәт кенә бозаулаган. Алардан 2738 баш бозау алынган. Болар инде яхшы нәселле терлекләр, тешеләрен үстереп, сөтле сыер итәргә була. Ясалма орлыкландыру операторлары арасында бик әйбәт эшләүчеләр дә аз түгел. Әйтик, Түбән Әлкидән Роберт Хәмәтшин, Югары...
-
Әлки районында кәҗә, сыер, ат асраучыларга субсидия түләнә
Шәхси хуҗалыкларында сөт терлеге - сыер һәм кәҗә асраучыларга якын арада субсидия тарата башлаячаклар. Һәр сыер өчен аның хуҗасы 3000 сумлык ярдәм алачак. Субсидия 2764 баш сыерга киләчәк. Моңа өстәп, сыерны дәваларга туры килеп, дару сатып алучыларга 300 әр сум компенсация дә түләнәчәк. Шулай ук 622 баш кәҗәгә субсидия сыйфатында...
-
Әлки районында яңа имам-мөхтәсиб сайланды
Үткән атнада район мөхтәсибәте җыелышы булды. Аның эшендә авыл имамнары, район башлыгы Александр Никошин, аның урынбасары Рәшит Билалов һәм Аксубай районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның Көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Җыелышны ачып, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов районыбызда 30 мәчет эшләп килүе, мәчетләргә йөрүчеләрнең елдан-ел...