28 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Баш федераль инспектор кабул итә
5 октябрьдә район хакимияте бинасында Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итә. Кабул итү республика прокуратура органнары һәм РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе вәкилләре катнашында узачак. Кабул итүгә язылу эш көннәрендә 9.00-16.00 сәгатьләрдә (843) 221-80-36 телефоны буенча.
-
Әлки районы көрәшчеләре Болгарда узган республика фестивалендә өч призлы урын яулады
24 сентябрьдә Болгарда узган республика көрәш төрләре фестивалендә безнең егетләр бик уңышлы чыгыш ясады. Бәйге 2000-2002 елларда туган мәктәп укучылары арасында барды. Анда 15 районнан көрәшчеләр көч сынашты. Ташбилгедән Рәмзил Абдуллин билбау көрәшендә 60 килограммга кадәр авырлыкта беренче урынны яулады. Базарлы Матактан Рәсим Әхмәров та 70 килограммга кадәр авырлыкта барлык...
-
Әлки районы мәктәпләре “Казан” агросәнәгать паркындагы ярминкәдә 70 мең сумлык товар сатты
Узган шимбәдә районыбыз мәктәпләре "Казан" агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрүдә катнашты. Ярминкәгә үзләрендә үстерелгән һәм җитештерелгән товарлар белән 22 мәктәп хезмәткәрләре барды. Кала халкына алар бәрәңге, чөгендер, кишер, кәбестә, суган кебек яшелчәләр, каз, тавык, үрдәк, йорт куяны итләре, дару үләннәре тәкъдим иттеләр. Товарларның һәммәсе кибеттәгедән арзанрак бәягә сатылды. Әйтик,...