18 октябрь 2016 яңалыклары
-
18 октябрь 2016 - 10:58Әлки районында яшь армиячеләр хәрәкәте оештыУзган атнада район мәктәпләреннән берәр укучыны яшь армиячеләр рәтләренә кабул иттеләр. Алга таба һәр мәктәптә хәрби-патриотик клублар оештырылачак, яшь армиячеләр отрядлары эшләп китәчәк, диләр педагоглар. Берара мәгариф системасында хәрби-патриотик тәрбиягә игътибар бик нык кимеп, бу юнәлештә бушлык барлыкка килгән иде. Аны "тутыру" өчен Россия Президенты Указы кирәк булган икән: үткән...
-
18 октябрь 2016 - 07:39Әлки районының Әхмәт авылы зиратында 22-23 октябрьдә өмә үткәрелә. Кайтыгыз, авылдашлар!22-23 октябрь көннәрендә Әхмәт авылы зиратында өмә үткәрелә. Зиратны чистарту, карт һәм яңа үсеп чыккан агачлардан арындыру өчен балта, пычкы кебек эш кораллары белән килергә кирәк. Өмә иртәнге 8 дә башлана. Әхмәтлеләрнең һәм читтә яшәүче авылдашларның бу игелекле эштә актив катнашуына өметләнәләр.
-
18 октябрь 2016 - 05:37Әлки районы бәби тудыру бүлегендә үткән атнада ике кыз дөньяга килгәнЯңа туган бәбиләр хисабына үткән атнада район халкы ике кешегә артты. Үзәк хастаханәнең бәби тудыру бүлегендә ике кыз дөньяга килгән.
-
18 октябрь 2016 - 05:26Татарстанда төп чыршы бәйрәме 25 декабрьдә узачакЯңа ел бәйрәмендә балалар һәм яшьләр иҗат конкурсларында, фестивальләрдә һәм олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр кунак булачак.