20 октябрь 2016 яңалыклары
-
20 октябрь 2016 - 11:33Әлки районы кино учреждениесе фестиваль фильмнарын күрсәтәРайон кино учреждениесенә ХII Казан Мөселман киносы фестиваленә тәкъдим ителгән, анда күрсәтелгән фильмнар яздырылган кассеталар кайткан. Кино сөючеләрнең теләге буенча аларны көн дәвамында күрсәтәләр. Кинотеатрды бигрәк тә коллективларны, зуррак төркем белән килүчеләрне көтәләр.
-
20 октябрь 2016 - 11:31Әлки районы укытучысының проекты иң яхшысы дип табылдыБәйгеләрдә укытучылар да осталыкларын күрсәтә: Әхмәт мәктәбеннән Гөлшат Зәйнуллина "Белем җәүһәрләре - 2016" VII Бөтендөнья конкурсында җиңү яулады. Аның интернет-проекты номинациядә иң яхшысы дип табылды.
-
20 октябрь 2016 - 11:28Әлки районыннан 3 укучы бөтенроссия олимпиадасының призерлары булдыларРоссия Федерациясе составындагы республикаларның дәүләт телләре буенча бөтенроссия олимпиадасында безнең районнан 10 укучы катнашты. Олимпиада 10-11 нче сыйныфларда укучылар һәм студентлар өчен үткәрелде. Һәм безнең 3 укучыбыз - Ләйсән Гарипова, Алмаз Вәлиев, Елена Игнатьева олимпиада призерлары булдылар. Алар Базарлы Матак мәктәбендә укыйлар. Остазлары Ләйсән Хәсәнова - рус теле, Вилә Хафизова...
-
20 октябрь 2016 - 10:46Әлки районыннан бүген алты егет Оренбургтагы “үз” частебезгә хәрби хезмәткә киттеКичә көзге чакырылыш буенча беренче төркем егетләребезне Россия Кораллы Көчләренә хезмәткә озаттык. Армия сафларына Иске Салман, Карга, Түбән Әлки һәм Базарлы Матактан алты яшь кеше китте. Район хәрби комиссариатының чакырылыш пунктында аларны каршы алып, тиешле документларга кул куйдырган арада егетләр белән сөйләшеп алдык. Алар инде барысы да махсус урта я...