24 октябрь 2016 яңалыклары
-
24 октябрь 2016 - 13:17Әлки районы прокуратурасында коррупция юнәлешендәге 24 закон бозу очрагы теркәлгән24 октябрьдә коррупциягә каршы тору эшләрен координацияләү буенча район комиссиясе утырышы булды. Аны комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды. Район прокуроры Руслан Гыйзәтов, быелның 9 аендагы эшчәнлеккә тукталып: -2016 елда бездә коррупция юнәлешендәге 24 закон бозу очрагы теркәлде. Былтыр шул чорда 138 факт исәпкә алынган иде. Әмма бу...
-
24 октябрь 2016 - 11:19Әлки районы: Иске Әнҗерәдә су башнясын яңа койма белән тотып алганнарХалыктан җыелган үзара салым һәм аңа Татарстан хөкүмәте тарафыннан өстәлеп килгән акчалардан файдаланып, Иске Әнҗерәнең Тынычлык урамындагы су башнясының тирә-ягын тотып алганнар. Койманы, ышанычлы булсын дип, профнастилдан ясаганнар. Киләсе елда үзара салым җыюга багышлап үткәреләчәк референдумга бу авыл халкы өченче мәсьәлә итеп юлларны төзекләндерүне кертергә җыена.
-
24 октябрь 2016 - 08:40Әлки районы: Үргәгар зиратына бина төзегәннәрфото: яндекс Иске һәм Яңа Үргәгар халкы бергә җыелып, яңа авыл зиратына төрле кирәк-яракларын саклау өчен бина төзеткәннәр. Моның өчен һәркем үзеннән акчалата өлеш керткән. Бетон блоклардан әлеге бинаны бригада яллап эшләткәннәр.
-
24 октябрь 2016 - 06:50Әлки районында 420 укытучы 3 ноябрьдә тест узып белем дәрәҗәсен күрсәтәчәкБу атнада мәктәпләрдә уку елының беренче чиреге тәмамлана. Киләсе дүшәмбедә районыбыз укучылары бер атнага көзге каникулга чыгачак. Ә чыгарылыш сыйныфлары укучылары өчен инде "урак өсте" башланды дисәң дә була. Бу шимбәдә 11 сыйныфта укучылар рус теленнән БДИ буенча сынау имтиханы тапшырып карый. Ә 11 сыйныфларда быел 72 егет һәм кыз...
-
24 октябрь 2016 - 06:49Әлки районы хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнана өч бала дөньга килгәнРайон үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада ике малай, бер кыз дөньяга килгән. Аларның икесе - гаиләдә өченче, берсе икенче бала.