28 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әлки район хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бүген берьюлы өч бәбине өйләренә озаттылар
Бүген төш алдыннан район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге вестибюле гөж килеп торды. Биредә берьюлы өч бәбине өйләренә озаттылар. Бала туу - кеше тормышындагы иң зур шатлыкларның берсе шул. Бәбидән котылган әниләрнең дә, яңа туган нарасыйларын каршыларга килгән бәхетле әтиләрнең һәм туган-тумачаларның да, медицина хезмәткәрләренең дә йөзләрендә сөенечле елмаю балкыды...
-
Әлки районы мәдәният бүлеге кайнар нокталарда хезмәт иткән якташлары хакында китап чыгарырга җыена
Район мәдәният бүлеге Әфганстанда, Чечняда һәм башка кайнар нокталарда хезмәт иткән әлкилеләр хакында китап әзерли. Бүген "Заман безне сайлады" ("Время выбрал нас") исемендәге әлеге китапка керәсе райондашларыбыз хакында мәгълүматлар туплау бара. Билгеле, китап чыгару гаять чыгымлы эш. Мәдәният бүлеге ел башында әлеге күләмле хезмәт өчен 150 мең сум грант откан...
-
Әлки районы халкы хезмәт хакын тоткарлаучылар хакында “Халык контроле”нә хәбәр итә ала
Хезмәт закончалыгын бозу очраклары хакында хәзер "Халык контреле"нә җиткерергә була. Район башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, бүген хезмәт хакы түләүне тоткарлаучы, аны "конвертта" түләүче эш бирүчеләр турында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасының "Соры хезмәт базары" юнәлешенә хәбәр итәргә мөмкин. Шулай ук 2-15-21, 2-15-81 телефоннары буенча район халык мәшгульлеге үзәгенә мөрәҗәгать итәргә...
-
Әлки районында ятимнәр һәм күп балалы гаиләләр өчен өйләр төзелә
"Строитель и К" оешмасы Базарлы Матакның Филлипов урамында ятимнәр өчен биш йортны төзеп бетереп килә (хәзерлек 70-90 процент). Каракүл, Түбән Кәчи, Чуаш Борнае, Түбән Салман, Татар Шәпкәсе авылларында шул ук оешма төзүчеләре күп балалы гаиләләр өчен өйләр җиткерә. Районга килгән Татарстан вице-премьеры Вәсил Шәйхразиев әлеге өйләрне төзүне финанслауда килеп чыккан...
-
Әлки районында карантин туктатыла, әмма чикләүләр кала
Дуңгызларның африка чумасы буенча билгеләнгән чикләү чаралары (карантин) 21 октябрьдән туктатылды. Әмма, безнең район икенче дәрәҗә куркыныч зонага туры килгәнлектән, 2017 елның 27 апреленә чаклы түбәндәге чикләүләр сакланачак: дуңгызларны, дуңгыз итеннән җитештерелгән һәм 70 градустан югарырак температурада эшкәртелмәгән ашамлыкларны, халыктан дуңгызларны сатып алу, сату, читкә чыгару.
-
Татарстанда һава торышы: атна ахырында буран көтелә
Республиканың гидрометеорология үзәге һава торышы бозылу турында кисәтә.