21 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районы халкы хәзер кыш буе су коена
Базарлы Матакта йөзү бассейны ачылганга өч ай вакыт үтеп киткән икән. 25 августта "Ләйсән" дип исемләнгән өсте ябулы универсаль спорт комплексын ачу тантанасында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде. Хәйран кыска вакыт эчендә төзелгән, Кама аръягы районнарындагы мондый спорт корылмалары арасында зурлыгы буенча тиңе булмаган бассейн бүген ничек "яшәп ята",...
-
Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучысы Инсаф Галәветдинов республика бәйгесе җиңүчесе булды
Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 9 сыйныф укучысы Инсаф Галәветдинов "Бала хокуклар дөньясында" видеороликлар конкурсы призеры булды. Инсаф эшләп җибәргән видеоролик республика бәйгесендә иң яхшыларның берсе дип табылган.
-
Әлки районында халыкны РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабул итә
24 ноябрьдә 11.30 сәгатьтән башлап Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин әлкилеләрне кабул итә. Кабул итү "Бердәм Россия" партиясенең җирле кабул итү бүлмәсендә - район хакимияте бинасының 3 нче катында (Базарлы Матак, Крайнов ур., 58) узачак. Алдан язылу өчен тел. 21-6-99.
-
Депутатлар халыкны кабул итә
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе төзелүнең 15 еллыгы уңаеннан партиянең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә депутатлар халыкны кабул итәчәк. 22 ноябрьдә, сишәмбе көнне, 9.00дән башлап җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Базарлы Матак, Крайнов ур., 58) халыкны Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Федорович Никошин кабул итә. 23 ноябрьдә, чәршәмбе көнне, 10.00дән...
-
Әлки районы урманнарында аюлар юк
Лаеш районы авыллары тирәсендә көрән аю йөри, җитди куркыныч янаганлыктан, халыкка сак булырга киңәш ителә, дигән хәбәр узган атнада күп матбугат чараларында күренде. Моннан алдарак Питрәч районында аю урмандагы умарта ояларын туздырган дип язганнар иде. Татарстанның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген республикада 120 баш тирәсе...