3 ноябрьдә Базарлы Матакта районның тарих елъязмасына теркәлердәй зур вакыйга булды. Бу көнне район үзәгендә Актай елгасы аша яңа күпер ачылды. 39,4 метр озынлыктагы әлеге күпер - бүгенгә районда иң кыйммәтлесе. Аны эшләп чыгу 81 миллион сумга төште.
Искесен сүтеп алып, шул ук урынга яңа күпер салу өчен төзүчеләргә биш...