10 октябрь 2018 яңалыклары
-
Сөт сату күләме буенча Россия төбәкләре арасында Татарстан алдынгы урында тора
Авыл хуҗалыгы оешмаларының тәүлеклек сөт сату күләме 4 процентка артты.
-
Республика клиник хастаханәсендә консультант-робот Арни барлыкка килде
Иннополис белгечләре наноярдәмче ясаган.
-
Россиялеләрдән җыелган акчага Казанның сугыш ветераннары госпитале өчен җиһазлар алганнар
Волонтерлар берничә ай дәвамында бөтен Россия буйлап ветераннарга ярдәм итү өчен акча җыйган.
-
Әлки районы якташлык җәмгыяте очрашуында 250 дән артык кеше катнашты
Узган шимбә, 6 октябрь, әлкилеләр өчен бик истәлекле булды. Төрле төбәкләргә сибелеп көн күрсәләр дә, туган яклары белән горурланып, аны сагынып, кече Ватаннары өчен җан атып яшәүче ул-кызларын районыбыз үзенә җыйды. Әлки якташлык җәмгыяте очрашуларының беренче генә үткәрелүе түгел. Әмма бусы аеруча зур активлык белән, бик күп кеше катнашында узды. Очрашуга 250 дән артык якташыбыз кайткан иде. Аларга олы хөрмәт һәм кунакчыллык күрсәтелде. Район мәдәният йорты фойесында авыл хуҗалыгы һәм җирле эшмәкәрләр продукциясе, олылар һәм балаларның кул эшләре күргәзмәләре оештырылган иде.
-
Быел Татарстанда 96 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде
Республиканың барлык районнарында да баскетбол, волейбол һәм мини-футбол уеннары өчен мәйданчыклар барлыкка килде.