Әлки районы: 20 яшьлегенә – 10 миллион сум бүләк
Әлки элеваторы төзелгәнгә, 20 ел булды. “Татарстан бөртеклеләр технологиясе” акционерлык җәмгыятенә караган әлеге элеватор коллективы юбилей уңаеннан тантаналы чара үткәрде. Анда район башлыгы Александр Никошин, “Кызыл Шәрык” группа-компаниясе генераль директоры Адел Хәйруллин, “Татарстан бөртеклеләр технологиясе” җәмгыяте генераль директоры Сирин Шәрәпов, “Эдельвейс групп” җәмгыяте генераль директоры Ленар Хәсәновлар катнашты.