Татарстанда 400дән артык оешма «Хезмәт җитештерүчәнлеге» проектына кушылган
«Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты Татарстанда сизелерлек нәтиҗәләр күрсәтә. Инициативага республикадагы 405 оешма кушылган инде. Алар уртача алганда җитештерүне 35 процентка арттырган, ә бердәм икътисади нәтиҗә 20 млн сум булган. 2030 елга проектка тагын 157 предприятиене җәлеп итү планлаштырыла. Бу турыда Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә.