Мошенниклар Татарстан пенсионерларына цифрлы сумга күчүдән «баш тартырга» тәкъдим итәләр
Татарстанда мошенникларның пенсионерларга банк хезмәткәрләре кыяфәтендә пенсияләрне мәҗбүри цифрлы валютага конвертацияләү турында хәбәр итеп шалтырату очраклары ешайды. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге кабат исегезгә төшерә: пенсияләр цифрлы сумнарга мәҗбүри күчерелми, ә түләүләрне китерү ысулы пенсионерның гаризасы буенча гына үзгәртелә.