22 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Район үзәк хастаханәсенә берничә яңа белгеч кайтты
Соңгы вакытта район үзәк хастаханәсенә берничә яңа белгеч кайтты. Шушы арада клиника-диагностика лабораториясе мөдире Заһидуллина Алсу Айдар кызы эшкә чыкты. Ул 2008 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, акушерлык һәм гинекология, анестезиология һәм реанимация буенча интернатура һәм ординатура үткән. 2014 елда А.А. Заһидуллина клиника-лаборатория диагностикасы буенча махсуслаша. Районга эшкә кайтучы...
-
Быел бердәм дәүләт имтиханнарын 97 егет һәм кыз, төп дәүләт имтиханын 231 укучы тапшырачак
www.nedelka-klin.ru Район башкарма комитеты утырышында чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү мәсьәләсе каралды. Шулай ук имтиханнарны оештыру чаралары турында да сүз булды. Быел бердәм дәүләт имтиханнарын 97 егет һәм кыз, төп дәүләт имтиханын (9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар) 231 укучы тапшырачагы мәгълүм. Яңалык - математикадан БДИ ике төрле булачак. База...
-
2014 елда Әлки районында 59 торак йорт төзелеп, куллануга тапшырылган
www.wofwom.com 2014 елда районда 59 торак йорт төзелеп, куллануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы 6653 квадрат метр. Ә Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ярты айда торак фонды тагын 7 яңа өй хисабына 717 квадрат метрга арткан.
-
Әлки районында беренче җыен Иске Алпар авыл җирлегендә узды (ФОТО)
Бу атнада районда авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышлары башланды. Анда район җитәкчеләре, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре дә катнаша. Әлеге җыеннар шул җирлектә яшәүчеләрнең хезмәт һәм яшәү шартларын белешү, проблемаларны уртага салып хәл итү максатында оештырыла. Шундый җыеннарның беренчесе Иске Алпар авыл җирлегендә үтте. Бу җирлек өч авылны берләштерә. Яңа...
-
Статистика хезмәткәрләре 2014 ел нәтиҗәләренә караган мәгълүматлар җыялар
chays.mypage.ru Дәүләт статистикасының райондагы бүлеге бу көннәрдә 2014 ел нәтиҗәләренә караган мәгълүматлар туплау белән шөгыльләнә. Бүлектә ике генә кеше эшли, әмма аларның статистиканың 115 формасы буенча район предприятие, оешма, учреждениеләреннән, хуҗалыклардан, эшмәкәрләрдән отчет җыясы бар. Әле бит һәр форма буенча 10-20, аннан да күбрәк юридик заттан мәгълүматны алып, рәсмиләштерергә кирәк....
-
Әлки районында яңа судья эшли башлады
vk.com Россия Президенты Указы белән Илнар Нуриәхмәтов Әлки районы судьясы итеп билгеләнде. Ул үз вазыйфаларын башкаруга кереште дә инде. Нуриәхмәтов Илнар Фисхәт улына 32 яшь. Ул Актаныш районында туып үскән. 2007 елда икһтисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлап, Казанның Авиотөзелеш районы суд участогында, аннары Татарстан Юстиция министрлыгында төрле вазыйфаларда, 2011-12...
-
Әлки районында халык саны арткан
1 гыйнварга билгеле булган мәгълүматлар сөендерә: 360 кешегә артып, хәзер без, әлкилеләр, 20 мең 30 кеше булганбыз. Үткән елда бездә 19 мең 670 кеше яши дип исәпләнә иде. Читтән кайтып, килеп районда урнашучылар 722 кеше, район ЗАГС бүлегендә туу турында таныклык бирелгән сабыйлар 191 (аларның саны Казан, Чистай һ.б җирлекләрдә...