22 февраль 2018 яңалыклары
-
Әлки районы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ростов” вокаль-инструменталь төркеме чыгыш ясады
21 февральдә район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур концерт булды. Зал тулы тамашачылар арасында хәрби хәрәкәтләр ветераннары, районыбызда эшләүче "Йолдыз" (Юхмачы), "ОРКЕСТР" (Базарлы Матак), "Патриот" (Базарлы Матак) хәрби-патриотик клубларында шөгыльләнүче укучылар бар иде. Тамашага җыелган халыкны Ватанны саклаучылар көне һәм илебез армиясе төзелүнең 100 еллыгы белән район башлыгы...
-
ГАЗИНУР ФӘТТАХОВ - ГЕР СПОРТЫ БУЕНЧА ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНЫ. ВИДЕО
-
“ӨЧ АЙ ДӘВАМЫНДА 15ӘР ТОННА ТИМЕР ЧӨЙДЕМ...”, ДИ КАРГА АВЫЛЫННАН ГАЗИНУР ФӘТТАХОВ
Автор: Фәрит САЛИХОВ Фото: Салават Камалетдинов Әлки районының Карга авылында гомер кичерүче 53 яшьлек Газинур Фәттахов икенче ел рәттән гер спорты буенча дөнья чемпионы булуга иреште.
-
Әлки районы делегациясе бүген Ватанны саклаучылар көне һәм илебез Армиясе төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Казанда Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы Геройлары истәлегенә Мемориалга венок салды
Бүген районыбыз делегациясе Казанда Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы Геройлары истәлегенә Мемориалга венок салды. Әлеге тантаналы чара Ватанны саклаучылар көне һәм Совет Армиясе төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан оештырылды. 22 февраль иртәсендә әлкилеләргә Түбән Кама шәһәре делегациясе белән берлектә Мемориалга беренчеләрдән булып венок салу хокукы бирелде. Әлеге дәрәҗәле миссияне барлык әлкилеләр...
-
2017 елда Татарстан авылларында модульле 53 кибет төзелде
Авылларны кибетләр белән тәэмин итү буенча республика программасы узган елдан тормышка ашырыла башлады. (Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). 2017 елдан Татарстанда модульле сәүдә нокталары төзелеше программасы тормышка ашырыла башлады. Ул авылларны стационар сәүдә нокталары белән тәэмин итү максатын тота. Программаны финанслауга 83,9 миллион сум юнәлтелде. 2017 елда бу акчаларга...
-
2017 елда Татарстанда 17 муниципаль архив ремонтланды
Архивларны төзекләндерү мөһим документларның сакланышын тәэмин итә. (Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Республиканың муниципаль архивларын капиталь ремонтлауга 2017 елда 50 миллион сум акча тотылды. Әлеге программа 2017 елдан тормышка ашырыла башлады. Ел дәвамында 17 муниципаль архив төзекләндерелде.  2018 елда тагын 19 муниципаль архивта ремонт үткәрү планлаштырыла. Быел да...
-
Әлки районының кызлары рингта уңышлы чыгыш ясый. ФОТО, ВИДЕО
Автор: Фәрит САЛИХОВ Фото: Салават Камалетдинов Әлки районында 2012 елдан бирле бокс түгәрәге эшләп килә. Биш ел эчендә Татарстан чемпионы булып танылучылары да, республика җыелма командасына кергән яшь спортчылары да бар. Әлки районының кызлары да рингта уңышлы чыгыш ясый. Авыр спорт төре Боксның авыр спорт төре булуын, бигрәк тә кызлар...
-
Тәрбиягә 7 бала алган Гыйльфановлар: “Алла боерса, моның белән туктарга исәп юк”
Балаларым - йөрәк парәләрем... Әлки районы Юхмачы авылында яшәүче Гыйльфановлар, үзләренең ике улларыннан тыш, тагын җиде балага ата-ана назы бүләк иткән, дип яза Акчарлак газетасы.