22 декабрь 2014 яңалыклары
-
2014 ел ахырына районда яшәүчеләр саны 20 меңнән артып китте
2014 ел ахырына районда яшәүчеләр саны 20 меңнән артып китте. Райондагы һәр авыл җирлегендә диярлек халык саны узган елгыдын арткан. Бары Кошки һәм Чуаш Кичүе җирлекләрендә генә кеше саны кимегән. Ә Түбән Әлкидә әлеге күрсәткеч узган елгы дәрәҗәдә калган. Халык саны нигездә яңа туган балалар, башка төбәкләрдән кайтып урнашкан кешеләр...
-
Иске Чаллы авылында төлкеләрдән зыян күргәннәр
Иске Чаллы авылында ике шәхси хуҗалыкта бер-бер артлы сыерлар үлеп киткән. Хуҗалары малларда котыру чире билгеләрен күрүгә ветеринария белгечләрен чакырганнар. Табиблар ике йортта да дезинфекция үткәргәннәр, калган терлекләргә вакцина кадаганнар, ә үлгән сыерлардан биологик материал алып, республика ветеринария лабораториясенә җибәргәннәр. Аннан җавап алмый торып, малларның нидән үлгәнен әйтергә ашыкмыйлар белгечләр....
-
Президент фатиха бирде
Узган шимбәдә Татарстан Президенты катнашында үткән видеокиңәшмә республика районнарындагы алышынган җитәкчеләр белән таныштырудан башланды. Рөстәм Миңнеханов: -Безнең Әлки районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин Чирмешән районын җитәкли башлады. Ул бик тәҗрибәле җитәкче. Без аңа яңа хезмәт урынында да уңышлар телик,-диде. Президент районыбызның яңа башлыгы белән таныштырганда: -Әлкидә башлык булып Александр Никошин калды....
-
Каратэ кекусин буенча Казанда үткән ачык беренчелектә безнекеләр “алтын”-“көмеш” алып кайттылар
Каратэ кекусин буенча Казанда үткән ачык беренчелектә 10-12 яшьлек үсмерләр арасында безнекеләр үзләрен оста спортчылар итеп күрсәттеләр. Тренер Геннадий Вассунов белән шөгыльләнүче Фәхретдинов Данил, Кашкаров Данил, Советникова Виктория, Чернова Мария "алтын" медальләргә лаек булдылар. Ферапонтов Евгений белән Сираев Ранис "көмеш" медальләр белән бүләкләнделәр. Бу бик зур җиңү, чөнки ярышларда Ижевск,...
-
Юхмачы авылында яңа пункт ачыла
Юхмачы авылында модульле участок ветеринария пункты төзелде. Бу республика программасы нигезендә районыбызда сафка баскан икенче ветеринария пункты. Яңа бинага барлык коммуникация линияләре (су, газ, электр) үткәрелгән, әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән. Инвентарь һәм җиһазлар да алынган. Яңа пункт 13 торак пунктның шәхси секторындагы терлекләргә хезмәт күрсәтәчәк. Объектны тантаналы ачу яңа ел башына планлаштырылган.