23 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Авыл уңганнарына дәүләт тә булыша
Әле генә каршы алган идеек төсле, бакчаң, 2015 нче ел тәмамланып та килә. Дәкабрь җитә, еллык эшкә нәтиҗәләр ясар вакыт. Авыл җиренең бүгенгесе һәм киләчеге өчен бик тә мөһим бер өлкәгә - гаилә фермаларында терлекчелек тармагы үсешенә күз салыйк әле. Күп тапкырлар сөйләсәк тә, тагын бер кабатлау урынлы булыр: авылны...
-
Авылларда элемтә яхшыра
Районның тагын 9 авылына заманча электр элемтәсе килде. Быел "Таттелеком" җәмгыяте районыбызның Югары һәм Түбән Әлморза, Түбән Колчурино, Татар Борнае, Апак, Иске Матак, Иске Салман, Иске Тахтала, Карга авылларына җепселле оптик телефон үткәргечләре салдыртты. Болар 250 һәм аннан күбрәк кеше яшәгән торак пунктларга заманча телефон линияләре сузу буенча республика программасы...
-
Уңдырышлы атна
Үткән атнада яңа туган бәбиләр хисабына район халкы алты кешегә артты. Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә өч малай һәм өч кыз дөньяга килде.
-
Каратэчыларыбыз җиңүе
Киокусинкай-каратэ (ката) буенча Казан шәһәре беренчелегендә Иске Хурададан Даниил Яганев һәм Данила Кашкаров беренче урыннарны алдылар. 13 яшьлек Даниил һәм 11 яшьлек Данила куратор Юрий Белов кул астында шөгыльләнәләр.