24 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Авылыгыз кар астында калмадымы?
Владимир Гаврилов, Борискино авылы: -Әле көн яктырып та бетмәгән иде, урамнан авыл советы тракторы кар төрттереп узды. Быел бездә ул яктан тәртип - юллар ачылган, чиста, бернинди дәгъва юк. Любовь Исаева, Каракүл авылы: -Кар бик күп яуды. Тирә-як бик матур! Юлларга килгәндә, аларны Йосыф Әхмәтҗанов җирлеккә бирелгән трактор белән чистартып...
-
Әлки районы укучылары чаңгы юлларын шомартты. ФОТО
Яңа ачылган чаңгы базасында мәктәп укучылары арасында район беренчелеге ярышлары узды.
-
Әлки районы юл төзүчеләре туп типте
Базарлы Матактагы "Алинә" универсаль спорт залында "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте командалары арасында мини-футбол ярышлары узды.
-
Әлки районында юлларны кардан чистартуда 23 берәмлек техника эшли. ФОТО
Быел кар азрак дип зарланышырга өлгермәдек, узган атна ахырында кар-буран туздыра башлады, чәршәмбегә каршы төндә бигрәк тә ишеп яуды ул.
-
Татарстанда яшүсмерләр клубларын төзекләндерүгә 2018 елда 100 миллион сум акча бирелде
(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Диана Авакян). Татарстанда 2018 елда яшүсмерләр клубларын ремонтлауга 100 миллион сум бүленеп бирелде. Бу акчаларга 28 объект ремонтланачак. Республикада яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт үткәрү программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. Ике елда 86 объектка ремонт ясалган. Бу максатларга барлыгы 300 миллион сум тотылган.
-
Әлки районы штангачылары икенче урында
Пауэрлифтинг (штанга күтәрү) белән шөгыльләнүче спортчыларыбыз Бөгелмә шәһәрендә узган республика ачык чемпионатында һәм шушы шәһәр беренчелегендә катнаштылар һәм командалар арасында икенче урынны алып кайттылар.