27 декабрь 2017 яңалыклары
-
Әлки районында инвалид балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде
Район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңелле Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә район башлыгы Александр Никошин да катнашты һәм кечкенә кунакларны Яңа ел белән котлап, аларга сәламәтлек, иминлек, уңышлар теләде. Бәйрәмгә район авылларыннан 94 бала чакырылган иде. Алар купшы итеп бизәлгән Яшел Чыршы тирәсендә төрле уеннар уйнадылар. Кыш бабай...
-
Җиде ел эчендә Татарстанда 2 мең км тирәсе автомобиль юллары төзелгән
Шул ук вакыт эчендә Татарстанда 3 мең километрдан артык юл һәм 76 күпер төзекләндерелгән. (Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). 2010-2017 елларда Татарстан Республикасында 2 мең километрга якын автомобиль юллары һәм 33 күпер төзелгән. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. Моннан тыш, шул ук вакытта Татарстанда...
-
Әлки районы: эшмәкәр Альберт Мөхәммәтшинның Алпар авылы халкына Яңа ел күчтәнәче
Якташыбыз, республикадагы эре автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Альберт Мөхәммәтшин Алпар авылы халкын Яңа ел бүләге белән сөендерде.
-
2018 елда сигез көн тоташ ял итәбез
Гыйнварда республика халкы сигез көн тоташ ял итәчәк. Россия Хезмәт кодексы нигезендә, 1,2,3,4,5,6 һәм 8 гыйнвар - Яңа ел каникуллары, ә 7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме - эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала. 2018 елда эшләми торган бәйрәм көннәре - 6 һәм 7 гыйнвар ял көннәренә, шимбә-якшәмбегә туры килә. Шулай...
-
Әлки районында үткән атнада өч исерек шофер тоткарланган
Үткән атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 90 очрагын ачыклаган. Болар нигездә тизлекне арттыру, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, юлда җәяүлеләргә өстенлек бирмәү, хәвефсезлек каешын каптырмау кебек бозулар. Юлда исерекләр дә күбәйгән - бер атна эчендә салмыш хәлдә рульгә утырган өч йөртүче тоткарланган.
-
Әлки районыннан 18 укучы Республика чыршы бәйрәмендә катнашты
25 декабрьдә районыбыздан 18 укучы традицион Республика чыршы бәйрәмендә катнашты. Алар - төрле фән олимпиадалары җиңүчеләре, уку алдынгылары, спортта, җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар. Тантанага баручылар арасында ятимнәр, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар иде. Казанда "Татнефть Арена" боз сараенда узган Яңа ел бәйрәменә Татарстанның барлык төбәкләреннән 7 меңнән артык бала...