28 декабрь 2014 яңалыклары
-
“Әлки хәбәрләре” сайтында (alki-rt.ru) сезнең тавыш хәл итә
"Әлки хәбәрләре" сайтында (alki-rt.ru) "Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык" конкурсына килгән язмалар өчен тавыш бирү дәвам итә. Әлегә 180 тавышның 58 процентын җыеп, Фердинат Мәхмүтов мәкаләсе алда бара. Аннан соң Гөлсинә Мингәрәева, Алена Родионова язмалары килә. Яңа ел ялларында да әлеге мәкаләләр белән иркенләп танышып, алар өчен актив тавыш...
-
Әлки районы редакциясе бәйрәмнәрдә дә ачык
Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан тоташ 11 көн ял килгәнгә, газетабызның 2015 елгы беренче саны 14 гыйнварда гына чыга. Шуңа карамастан, бәйрәм көннәрендә дә район газетасы редакциясенә мәкаләләр, котлау-белдерүләрен алып килүчеләр булса, безнең ишекләр ачык. Без сезне һәр көнне сәгать 8 дән 12 гә чаклы көтеп калабыз.
-
Кышкы айларда Әлки район үзәгендә автомобилеңне махсус билгеләнгән урыннарда гына калдырырга мөмкин булачак
Кышкы айларда район үзәгендә автомобилеңне махсус билгеләнгән урыннарда гына калдырырга мөмкин булачак. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге район комиссиясе әнә шундый карар кабул итте. Юл читендә калдырып кителгән автомобильләр кышын район үзәгенең төп урамнарын кардан чистартырга комачаулый. Шуңа күрә машиналарны билгеләнгән урынга гына кую зарур. Ә машинасын ярамаган җирдә калдыручыларга ГАИ инспекторлары...