30 июнь 2017 яңалыклары
-
Әлки районында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин халыкны кабул итте
Бу көннәрдә районда РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин булып, халыкны кабул итте. Кабул итүдә район башлыгы Александр Никошин, Хәйруллин Хәйрия фондының башкаручы директоры Ирина Волостнова катнаштылар. Эш графигы ничек кенә тыгыз булмасын, Айрат Хәйруллин сайлаучылары белән очрашырга, кешеләрне күп төрле мәсьәләләр һәм гозерләр белән кабул итәргә җаен таба. Аңа...
-
Әлки район Сабан туенда ат ярышында катнашучыларның барысына да бүләк бирәчәкләр
Халыкта инә дә бүләк, дөя дә бүләк дигән әйтем булса да, төрле ярыш-бәйгеләрдә җиңгәннәргә саллы бүләк бирсәләр күңеллерәк, билгеле. Быелгы Сабантуйның ат ярышларында катнашучыларга акчалата бүләкләр тапшырачаклар. Алдагы елларда ярышларда беренче килүчеләргә суыткыч, кер машинасы, тузан суырткыч кебек көнкүреш техникасы бүләк итә иделәр. Мондый бүләкне алып китүе үзе бер мәшәкать....
-
Әлки районында күп фатирлы йорт капиталь ремонттан соң файдалануга тапшырылды
Базарлы Матакның Ленин урамындагы ике катлы йортка быел республика программасы нигезендә капиталь ремонт ясалды, 28 июньдә аны куллануга тапшырдылар. Хәер, андагы ун гаилә ремонт барганда да шунда яшәп тордылар. "Строитель и К" төзүчеләре бинаны тыштан җылытып, тимер сайдинг белән тышладылар. Ике катның да коридорлары шулай ук тышланды, буялды, агач идәннәр...
-
Әлки район коррупциягә каршы тору комиссиясендә рәсми хатлар белән эшләү тәртибе турында сөйләштеләр
Рәсми хатлар белән эшләүдә төгәллек җитеп бетми. Төрле органнарга килеп ирешкән һәр хатның, гариза яисә мөрәҗәгатьнең тикшереп хәл итү һәм аңа җавап бирү вакыты бар. Бу таләпләрне бозучыларга карата административ чаралар да күрелергә мөмкин. Коррупциягә каршы район комиссиясе утырышында шул турыда прокурор Руслан Гыйзәтов әйтеп узды. Утырышны комиссиянең рәисе район...