Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында “Татарстан чаңгы юллары” ярышында төрле яшьтәге 200 чаңгычы җитезлектә сынашты

10 февральдә, шимбә көнне, районыбызда "Татарстан чаңгы юллары" ярышлары узды. "Россия чаңгы юллары" илкүләм бәйге кысаларында үтүче бу узыш быел 200 чаңгычыны җыйды. Гомумән, чаңгы спорты әлкилеләр арасында елдан-ел популярлаша бара.

"Яшь имәннәр" савыктыру лагере базасында узган ярышларда авыллардан, район үзәге оешма-предприятиеләреннән төрле яшьтәге чаңгычылар көч сынашты. Бөтен гаиләләре, балалары белән килүчеләр дә күп иде. Һәркемнең күңеле күтәренке. Көне дә гаҗәеп матур - салкын һәм кояшлы булды. Күңелле музыка яңгырап торды. Ачык һавадагы буфет кайнар чәй һәм камыр ризыклары тәкъдим итте. Прокатка чаңгылар алырга да була иде.

Чаңгы спорты бәйрәменә килүчеләрне район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

-Спорт кешегә көч бирә, рухын ныгыта, эшкә сәләтен арттыра. Барыгызга да бүгенге ярышта уңышлар телим. Көнегез матур үтсен, чаңгы юллары күтәренкелек, сәламәтлек өстәсен,-диде ул.

Баш хөкемдар Айрат Вәлиев ярыш шартлары белән таныштырды. Ялгыз чаңгычылар өчен ике километрлы трасса кырдан һәм урман эченнән уза. Ә 400 метрлы эстафета юлы кырда салынган.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Беренче булып чаңгы юлыннан спортчы гаиләләр алга ыргылды. 400 метрлы дистанциядә башта балалар, аннан аларның әти-әниләре ярышты. Иске Матактан Ирдинкиннар иң җитез гаилә булып чыкты. Хузангайдан Гордеевлар - икенче, Базарлы Матактан Садыйковлар өченче урынны алды.

Авыл җирлекләре арасында дабл-микст форматындагы эстафетада (ике хатын-кыз һәм ике ир-ат ярыша) Иске Матак чңгычыларына тиңнәр булмады. Борискино һәм Иске Чаллы җирлекләре командалары икенче һәм өченче урыннарны яулады.

Трассада көрәш тә, җиңү шатлыгы да, үкенечле ялгышлар да булды. Әйтик, Гордеевлар гаиләсе башлыгы Юрий ашыгычлык белән хатынының чаңгыларын кигән. Шуның аркасында алар кадерле секундларны югалттылар һәм эстафетада финишка икенче булып килделәр.

20 яшькә кадәрге ир-атлар арасында Иске Матактан Вячеслав Юманов җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннарда - Иске Тахталыдан Станислав Ферапонтов һәм Иске Матактан Сергей Ирдинкин. Хатын-кызлар арасында беренче урын - Екатерина Абаевада. Икенче -Милана Варламова һәм өченче - Дарья Лаврентьева. Алар барысы да Иске Матак авылыннан.

35 яшькә кадәрге ир-атлар арасында иң җитез чаңгычы булып Дмитрий Ирдинкин (Иске Матак) танылды. Икенче урынны Иске Чаллы мәктәбеннән Роман Советников яулады. Өченче - Алпар мәктәбеннән Илназ Гыйматдинов. Бу категория хатын-кызлар арасында урыннар болай бүленде: беренче - Раилә Насыйбуллина, икенче - Алсу Сөнгатуллина, өченче - Галина Самаркина. Алар барысы да Базарлы Матактан.

50 яшькә кадәрге ир-атлар арасында беренче урын Николай Ирдинкинга (Базарлы Матак мәктәбе) бирелде. Икенче урында - Илдар Сөләйманов (ветберләшмә), өченче - Юрий Гордеев (Хузангай мәктәбе). Хатын-кызлардан Ольга Салюкова (Иске Матак) иң җитез булып чыкты. Икенче урында - Светлана Гордеева (Хузангай мәктәбе), өченче - Татьяна Платонова (Борискино).

50 яшьтән олырак ир-атлар бәйгесендә Борискинодан Валерий Сидров беренчелекне яулады. Михаил Леонтьев (Иске Матак мәктәбе) - икенче, Владимир Калмыков (Колчурино) - өченче. Хатын-кызлардан Светлана Свежова (Борискино) беренчелекне беркемгә бирмәде. Икенче урынны Гөлфия Гатауллина ("Кызыл Шәрык-Агро") яулады. Өченче - Ләлә Билалова (Базарлы Матак).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев