Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда ремонт башланды

"Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагеренда ремонт эшләре башланды.

Лагерьда 2016 елда җылытылган ике катлы йокы корпусы төзелеп файдалануга тапшырылган иде. Узган ел ахырында исә андагы ашханә бинасында капиталь ремонт эшләре башланды. Ашханә җәен эшләүгә генә көйләнгән, җылытылмаган иде. Әлеге туклану корпусын төзекләндерүгә республика бюджетыннан 5 миллион сум акча бирелде.

"Арт-строй" җәмгыяте төзүчеләре бинаның түбәсен ябып куйдылар инде. Хәзер эчке эшләргә керешү өчен бинага җылы җибәрү мәсьәләсе хәл ителә.

Ашханә тышкы яктан җылытылып, стенасы металл сайдинг белән тышланачак. Идәне, түшәме, стеналары тулысынча яңартылып, ишек-тәрәзәләре алыштырылачак. Бинада электр, җылылык системасы, суүткәргеч, канализация эшләнәчәк. Шулай ук җилләтү (вентиляция) системасы урнаштыру күздә тотыла. Җылы бәдрәф, юыну бүлмәсе ясау да каралган. Бу эшләр май аена төгәлләнергә тиеш. Ашханә бинасында медицина пункты да урын алачак.

"Яшь имәннәр" лагерена узган ел юл да төзелә башлады. Әлеге юл Сабантуй җиренә бару өчен дә кирәк. Гомумән, алга таба "Яшь имәннәр" лагеренда балаларны ел дәвамында ял иттерү һәм сәламәтлекләрен ныгыту оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев