Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәр хатын-кыз үзен якланган, бәхетле итеп тойсын

www.pozdr.ru Караңгы көзне, салкын кышны үткәреп җибәргәч, кояшлы язны каршылавы бигрәк күңелле инде. Шуның өстенә аның беренче бәйрәме - 8 Март та килеп җитте бит. Сөекле әниләребезгә, тормыш иптәшләренә, кызларыбызга, хәтта бакчага йөрүче нәни кызчыкларга да чәчәк бәйләмнәре, көтелмәгән бүләкләр вәгъдә итүче бу бәйрәм кәефләрне тагын да күтәреп, һәркемгә язгы...

www.pozdr.ru
Караңгы көзне, салкын кышны үткәреп җибәргәч, кояшлы язны каршылавы бигрәк күңелле инде. Шуның өстенә аның беренче бәйрәме - 8 Март та килеп җитте бит. Сөекле әниләребезгә, тормыш иптәшләренә, кызларыбызга, хәтта бакчага йөрүче нәни кызчыкларга да чәчәк бәйләмнәре, көтелмәгән бүләкләр вәгъдә итүче бу бәйрәм кәефләрне тагын да күтәреп, һәркемгә язгы ашкыну, яңа өметләр өсти бит.
Без 8 Мартны күптән инде бары бәйрәм буларак кына кабул итәбез. Аның хатын-кызлар хокуклары өчен көрәш көне икәнлеге онытылган да. Я, әйтегез, кайсыгыз Халыкара хатын-кызлар көненең бер гасырдан артыклык тарихын искә төшереп тора инде? Чөнки ирләр белән хатын-кызлар хокуклары кануннар белән тигезләштерелгән, Клара Цеткин җитәкчелегендә социалист хатын-кызлар таләп иткән икътисадый, социаль һәм сәяси хокукларда тигезлек күптән шулай тиеш дип кабул ителә. Ә бәйрәм календарьдан төшеп калмаган. Аны әле дә без генә түгел, бик күп илләрдә (Италия, Польша, Кытай, Непал, Лаос, Болгария, Монголия һ.б) билгеләп үтәләр.
Хатын-кызның төп вазыйфасы - гаилә учагын сүндерми саклау, балалар тәрбияләү, дип саналса да, гүзәл затларга мөмкинлекләрен, сәләтләрен ачып салу, карьера төзеп, әллә нинди югарылыкларга күтәрелү, сәнгать, спорт, әдәбият өлкәләрендә сокланырлык нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлекләре чикләнмәгән. Моны үз райондашларыбыз да исбатлап тора: төрле өлкәләрдә - медицина, мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә алар җитәкче дә, эшне башкаручы төп көч тә. Район советында, башкарма комитетында, авыл җирлекләре советларында мөһим һәм җаваплы вазыйфалар били алар. Һәр эшне хатын-кызларга хас җаваплылык, үҗәтлелек, уңганлык белән башкаралар. Җитәкче, табибә, терлекче, укытучы, хисапчы һәм башка күп төрле һөнәр осталары. Дан һәм рәхмәт аларга.
Инде районның демографик хәленә кагылышлы берничә сан китереп китик: бүген Әлки җирендә 10362 хатын-кыз яши, ди статистика. Ир-атлардан 800 кешегә күбрәк. Аларның 2303 е - яңа туганнан алып 19 яшькәчә кызларыбыз. Алар - булачак аналар, тормышыбызның киләчәге, өмете, сәламәт, бәхетле булып үссеннәр.
… 8 Мартны быел да районда зурлап бәйрәм итәбез. Иң уңган хезмәткәрләрне, күп итеп балалар үстергән, ятимнәрне гаиләсенә алып, җан җылысы биргән аналарны, сугыш елларында тылда фидакарь хезмәт куйган әбекәйләрне тантана оештырып котлыйлар бу көннәрдә. Теләкләр тормышка ашсын, һәр хатын-кыз үзен якланган, бәхетле итеп тойсын, гаиләсенең, балаларының киләчәге өчен тыныч булсын иде. Бәйрәм белән, әбекәйләр, ханымнар, туташлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев