Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип саналган фронтовиклар турында мәгълүматлар игълан ителәчәк

29-30 сентябрьдә районыбызда Хәтер маршы үтә.

Анда моңа кадәр Икенче Бөтендөнья сугышы елларында хәбәрсез югалган дип саналган якташларыбызның һәлак булу датасы һәм урыны турындагы мәгълүматлар игълан ителәчәк.

Татарстан Милли музееның Бөек Ватан сугышы мемориалы хезмәткәрләре тырышлыгы белән соңгы айларда гына да, хәбәрсез югалган дип саналган 89 райондашыбызның язмышы ачыкланган - аларның кайчан һәм кайда һәлак булганлыгы мәгълүм булган (бу санда аларның исемлеген бастырабыз). Хәтер маршында катнашу өчен районыбызга Казан шәһәр Хәрби Дан клубы активистлары, эзләнү отрядларында эшләүчеләр киләчәк. Хәтер маршын 29 сентябрьдә Базарлы Матакта, 30 сентябрьдә Юхмачыда үткәрү күздә тотыла. Халык белән очрашулар вакытында фронтовик райондашларыбызның хәрби бүләкләре документлары күчермәләре аларның гаилә әгъзаларына тапшырылачак.

Бу исемлектәге фронтовик якташларыбызның балалары, оныклары, бүтән туганнары табылса, алар 29 сентябрьгә кадәр үзләре хакында район башкарма комитетына 21-7-60 номеры буенча хәбәр итсеннәр иде.

ӘҺЛИУЛЛИН Ильяс Әһлиулла улы - 1913 елда Әлки районы Татар Төгәлбәе ав. туган, Борисоглебск РВК моб., кече л-т, 924 сп, 252 сд, 1941 елның 6 декабрендә Тверь өлкәсе Тверь районы Черкассы авылында һәлак булган. оп.: 818883 д.: 55.

АРСЛАНОВ Бари - 1915 елда Әлки рай. Иске Баллыкүл ав.туган, Әлки РВК моб. 108 осбр: 1942 елның 23 августында Тула өлкәсе Белевский рай. Пролетарский п. һәлак булган оп.:818883 д.:1684.

АРТАМОНОВ Алексей Герасимович - 1918 елда Әлки районы Каракүл ав. туган. Кузнечиха РВК моб. 941 сп, 265 сд. 1944 елның июлендә Корелиядә һәлак булган оп.:977520 д.:665.

АФАНАСЬЕВ Данил Андреевич - 1914 елда Әлки рай. Сихтермә ав. туган, Кузнечиха РВК моб. кр-фц:31 оад БалтФ: 1941 елның июнендә Балтик диңгезендә һәлак булган, ЦВМА 864, д.8

ӘФЛӘТУНОВ Кәрим Ильяс улы - 1915 елда Әлки рай. Салман ав. туган. Гиждуванский РВК Бухара өлкәсе Үзбәкстаннан моб., 191 сд: 1942 елның 28 сентябрендә Ленинград өлкәсе Киров районында һәлак булган оп.:818883 д.:336

Бахатин Григорий Павлович - 1904 елда Чүпрәле районы Убей ав. туган. Әки РВК моб., л-т: 13 гв.сп,3 гв.сд: 1942 елның 19 маенда Ленинград өлкәсе Киришск районы Дубовик авылында һәлак булган, оп.:563784 д.:29.

БАШКИРОВ Семен Семенович - 1902 елда Әлки рай. Базарлы Матак ав. туган, Әлки РВК моб., с-т: 1158 сп,352 сд: 1941 елның 28 декабрендә Мәскәү өлкәсе Волоколамск районында һәлак булган оп.:дон13178 д.:1942

БИЛАЛОВ Зиятдин Фәссах улы - 1909 елда Әлки рай. Яңа Чаллы ав. туган, Татарсстан ВК моб., политрук, рота комиссары:1005 отд. телегр-төзелеш ротасы, 57А, 1942 ел февралендә Харьков өлкәсе Изюм шәһәрендә һәлак булган. оп:11458 д.:664

ВӘЛИЕВ Габделбари Борисович - 1926 елда Әлки рай. Югары Әлки ав. туган, Казан Молотов РВК моб., 52 гв.сп, 17 гв.сд: 1944 августында Витебск өлкәсе, Витебск районында һәлак булган. оп.:18004 д.:810

ВЕДЕНЕЕВ Алексей Владимирович - 1913 елда Әлки рай.Төгәлбәй ав. туган, Кузнечиха РВК моб., ЛенФ, в/ч 100: 1942 елның июнендә Санкт-Петербург шәһ. һәлак булган, оп.:18001 д.:1030

ГАЙФУЛЛИН Бари Вәли улы - 1919 елда Карга ав. туган, Әлки РВК моб., 1943 ел 13 гыйнварда Германия Хардкирхен шәһ. һәлак булган (1941 ел 17 августтан пленда) оп.:977520 д.:2459.

ГАЛИХУҖИН Хәйдәргали Галихуҗа улы - 1911 елда Әлки рай. Бибай Чаллысы ав.туган, Саба РВК моб.,917 ап, 350 сд, 1944 ел 29 мартта Львов өлкәсе Бродоский рай. һәлак булган, оп.:18002 д.:342

ГАЛЛӘМОВ Дилина (Дилюс) Гарәфетдин (Гайфат) улы -1925 елда Әлки рай. Яңа Чаллы ав. туган, Әлки РВК моб., пом. нав. пулемета: 94сд, 1945 ел 15 августта Кытай Маньчжуриядә һәлак булган. оп.:18003 д.:1227

ГАТАУЛЛИН Әсфәндияр Искәндәр улы - 1920 елда Иске Әнҗерә ав.туган, Әлки РВК моб., 114 сд, 1942 ел 19 гыйнварда Ленинград өлкәсе Винницкий рай. һәлак б. оп.:818883 д.:868

ГАТИН Идрис Гата улы - 1907 елда Әлки рай. Иске Әнҗерә ав. туган, Алексеевск РВК моб., 223 сп, 1943 ел 20 гыйнварда Ленинград өлкәсендә һәлак б., оп.:А-34449, д1

СӘЛАХОВ Галләм Сәлах улы - 1896 елда Татар Суксуы ав. туган, Әлки РВК моб., элемтә полкы:183 сд, 1943 ел мартта Сумская өлкәсендә һәлак б. оп.:977520 д.:452

СИТДИКОВ Мортаза Ситдыйк улы - 1904 елда Әлки рай. Абдул Салман ав. туган, Кузнечиха РВК моб., 121 осбр, 1944 ел 22 июльдә Белосток өлкәсе Гродно шәһ. һәлак б. оп.:18003 д.:771

СПИРЬКОВ Петр Иванович - 1923 елда Спас рай. Бугровка ав. туган, Әлки РВК моб., л-т, 1944 ел 10 гыйнварда Днепропетровск өлкәсе Софиевский рай. Высокое ав. һәлак б. оп.:594260 д.:105

СУХАРЕВ Сергей Кириллович - 1924 елда Садиково ав.туган. Әлки РВК моб., гв.с-т:142 гв.сп,47гв,сд. 1943 ел 24 сентярьдә Днепропетровск өлкәсе, Синельковск рай. Илларионово ав. һәлак б. оп.:18001 д.:803

ФӘХРЕТДИНОВ (ФӘТХЕТДИНОВ) Фәртдин улы - 1895 елда Әлки рай. Иске Үргәгар ав.туган, Әлки РВК моб., 1198 сп, 359 сд, 1943 ел 22 августында Смоленск өлкәсе Ярценвск районы Ляды ав. һәлак б. оп.:977252, д.:334

ХАБИБУЛЛИН Шакир Шәрифулла улы - 1910 елда Әлки рай. Бибай Чаллысы ав. туган Свердловск РВК моб., Ленинград шәһ. 48 аерым юл төз бат., 1941 елда Новгород өлкәсе Старорусский рай. Лычково ст.һәлак б.

ХАЛИТОВ Искәндәр Хәмит улы - 1900 елда Карга ав. туган, Әлки РВК моб., 93 сд, 1942 ел 25 февральдә Смоленск өлкәсе Износковский рай. Пинашино ав. һәлак б. оп.:818883 д.:858

ХАММӘТВӘЛИЕВ Гаврил Васильевич - 1916 елда Әлки рай. туган, Мәскәү шәһ. Совет РВК моб., 5гв.сд:, 1942 ел 20 августтаСмоленск өлкәсе Темкинский рай. Фатейково ав. һәлак б. оп.:808883 д.:1105

ХӘМИТОВ Гарифулла - 1898 елда Әлки рай. туган, 992 истр. р., Калинин Ф, 1943 елда Тверь өлкәсе Осташков шәһ. һәлак б.

ХӘСӘНШИН Ислам ХӘСӘНША улы - 1909 елда Абдул Салман ав. туган.,

Дәвамы бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев