Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Алинә” универсаль спорт залында авыл яшьләре арасында мини-футбол бәйгесе үткәрелде

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап авыл яшьләре арасында мини-футбол бәйгесе үткәрелде. Ярышлар "Алинә" универсаль спорт залында узды. Бәйгедә районыбызның җиде командасы көч сынашты. Аларның берсе - Алпар авыл җирлеге җыелмасы, калганнары район үзәге командалары иде. Финалга узу, җиңү яулау өчен футболчы егетләребез ун сәгать буена кискен көрәш алып бардылар. Нәтиҗәдә...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап авыл яшьләре арасында мини-футбол бәйгесе үткәрелде.

Ярышлар "Алинә" универсаль спорт залында узды. Бәйгедә районыбызның җиде командасы көч сынашты. Аларның берсе - Алпар авыл җирлеге җыелмасы, калганнары район үзәге командалары иде. Финалга узу, җиңү яулау өчен футболчы егетләребез ун сәгать буена кискен көрәш алып бардылар. Нәтиҗәдә "Актай" командасы беренчелеккә чыкты.

"Альтат" - икенче, "Локомотив" өченче урынны алды. Базарлы матактан Павел Петухов турнирның иң яхшы уенчысы дип табылды. Ул көндәшләре капкасына 12 туп кертте.

Районда бүген спортны киң җәелдерүгә зур игътибар бирелә. Спорт мәйданчыклары төзелә, төрле заманча спорт җиһазлары алына. Егетләрне оста уен күрсәтүләре һәм җиңү белән котлап, моны "Авангард" (район хакимияте) командасы капитаны, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев