Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авылларда яңа ФАПлар калка

Авыл нәрсәдән башка яши алмый? Әлбәттә, сала халкының нормаль тормышын тәэмин итәрлек байтак әйберләрне санарга булыр иде. Әмма "авыл кешеләренең сәламәтлеген кайгырту, беренче медицина ярдәме күрсәтү" юнәлеше теләсә кайсы очракта беренчеләрдән аталачак. Ә авылда медицина хезмәте күрсәтүнең иң беренче баскычы - фельдшер-акушерлык пунктлары ул. Бүген районыбызда 41 ФАП эшли. Аларның...

- Соңгы елларда республикабызда югары технологияле медицина өлкәсендә зур алга китеш булды, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләрдә заманча эре үзәкләр ачылды. Әмма медицина хезмәте күрсәтүнең беренчел буыны - ФАПлар, поликлиника хезмәтләре үсешендә бераз артта калу сизелә. Без бүген үзебезнең гражданнарның сәламәтлеген саклау, гомер озынлыгын арттыру хакында сүз алып барабыз икән, нәкъ менә беренчел баскычта сыйфатлы медицина хезмәтләре күрсәтүне тәэмин итәргә тиешбез,-дип билгеләп үткән иде бер чыгышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Чыннан да, Татарстан хөкүмәте бу гаять әһәмиятле проблеманы хәл итүгә җитди алынды. Быел республикабызда беренчел буын медицина учреждениеләре, ягъни ФАПлар төзү программасы гамәлгә керде.
Хәер, яңа ФАПлар төзү буенча күләмле эшләр безнең районда үткән елның көзендә үк башланып китте. "Авылның социаль үсеше" федераль программасы буенча (ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша) Әхмәт авылында яңа ФАП бинасына нигез салынды. Бүген инде бу объект әзер диярлек.
Түбән Колчурино авылында да яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеше әнә шул программа буенча финансланачак. Бу төзелешнең проект-смета документациясе инде тулысынча әзер, тиздән бу авыл халкы да заманча яңа ФАПлы булачак.
Беренчел буын медицина учреждениеләре төзү буенча республика программасы нигезендә исә районыбызда модульле сигез ФАП салыначак. Югары Матак, Урта Әлки, Иске Чаллы, Кошки, Хлебодаровка, Хурада, Иске Тахталы, Түбән Әлки авыллары халкын көтә бу бәхет.
Модульле ФАПлар турында бераз аңлатма да биреп китик. Бу бик тиз торгызыла торган биналар блок-контейнерлардан, ныклы металл каркастан төзелә, сэндвич-панель стеналарның эчке һәм тышкы бизәлеше инде әзер. Материалларның барысы да югары сыйфатлы һәм хәвефсез. Алар газ белән җылытуга көйләнгән, процедура кабинеты, балалар өчен, акушерлык кабинетлары, пациентлар өчен киенү-чишенү бүлмәсе, санитар һәм хуҗалык бүлмәләре, җылы бәдрәфе бар. Модульле ФАПлар кирәкле җиһазлар белән, фармацевт суыткычлар белән дә тулысынча комплектланган. Аларның дүрт төре - мәйданы 33 квадрат метрдан алып 83,3 квадрат метрга кадәрлеләр - эшләнгән. Түбән Әлки авылында 83,3 кв.метр зурлыктагы модульле ФАП быел ук инде сафка басачак.
- Соңгы елларда районыбызда фельдшер-акушерлык пунктларының матди- техник базасын ныгыту, андагы шартларны яхшырту буенча бик күп эшләр башкарылды. Алар барысы да газлаштырылды, телефонлаштырылды, су, канализация үткәрелде, кирәкле барлык инструментлар, җиһазлар белән тәэмин ителде,-ди район баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Наталья Петухова. -Тик бездәге ФАПларның барысы да диярлек яраклаштырылган биналарда урнашкан. Ә модульле яңа ФАПларның биналары типовой, аларда кешеләргә беренчел медицина ярдәмен тиешле дәрәҗәдә күрсәтү өчен кирәкле барлык җиһазлар, шартлар бар. Анда медикларга да, пациентларга да эшләү һәм дәвалану күпкә уңайлырак булачак.
Район үзәк хастаханәсе җитәкчеләре тагын бер күңелле хәбәр җиткерделәр. Быел Иске Матак, Төгәлбәй, Түбән Кәчи, Татар Борнае, Югары Әлмарза, Югары Әлки һәм Түбән Биктимер ФАПларына капиталь ремонт үткәреләчәк икән. Моның өчен аларның һәркайсына республика хөкүмәтеннән 100 мең сум акча бирелгән, 50 шәр мең сум исә район бюджетыннан бүленәчәк.
Бернинди медицина учреждениесе - участок хастаханәсе дә, табиблык амбулаториясе дә, ФАП та булмаган кечкенә авыллар да бар бит әле. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мондый авылларда халыкка беренче ярдәм күрсәтүне оештыру өчен йорт хуҗалыклары (домовые хозяйства) булдырырга карар кылган. Безнең районда да кечкенә авылларда 18 шундый йорт хуҗалыгы булдырылган. Әлеге авыллардагы йорт хуҗалыкларында яшәүчеләр - нигездә элекке фельдшер яисә шәфкать туташлары, күпмедер дәрәҗәдә медицина белеме яисә беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләре булган кешеләр. Авылда кем дә булса кинәт каты сырхаулап китсә яки кеше тормышына, сәламәтлегенә хәвеф тудыручы берәр хәл, әйтик, имгәнүләр, бәхетсезлек очраклары, агуланулар, пешү, ток сугу, суга бату һ.б. булса, йорт хуҗалыгында яшәүчеләр аларга беренче ярдәмне күрсәтергә һәм телефоннан якындагы ФАП яки хастаханә белән элемтәгә кереп, табиб я шәфкать туташын, ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртырга тиешләр. Алар барысы да телефон элемтәсе белән тәэмин ителгән. Бу җаваплы вазыйфа йөкләнгән кешеләр шулай ук беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтеләләр.
Авыл халкының сәламәтлеген саклау, медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү максатында бүген әнә шундый яңалыклар тормышка ашырыла. Тиздән аларның уңай нәтиҗәләрен дә күрербез дип өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Здравоохранение