Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үсмерләрнең рульгә утыруы бүген чын-чынлап проблемага әверелде

Бүген балалар иртә җитлегә, күп белә, олыларны өйрәтерлек мәгълүматлылар, дигәнне еш ишетергә туры килә. Замана баласында мәгълүмат җитәрлек анысы. Бәйсезлеккә, мөстәкыйльлеккә омтылышлары да зур. Әмма ымсындыргыч хәвефләр тулып яткан бүгенге тормышта алар олылар контроленә дә, яклавына да бик мохтаҗ. Мәктәп балаларының хәзер затлыдан-затлы киенүенә, иң кыйммәтле, заманча кесә телефоннары һәм...

Бүген балалар иртә җитлегә, күп белә, олыларны өйрәтерлек мәгълүматлылар, дигәнне еш ишетергә туры килә. Замана баласында мәгълүмат җитәрлек анысы. Бәйсезлеккә, мөстәкыйльлеккә омтылышлары да зур. Әмма ымсындыргыч хәвефләр тулып яткан бүгенге тормышта алар олылар контроленә дә, яклавына да бик мохтаҗ.
Мәктәп балаларының хәзер затлыдан-затлы киенүенә, иң кыйммәтле, заманча кесә телефоннары һәм планшетлар белән эш итүенә күнегеп беттек инде. Күбесе мотоциклда, алай гынамы, автомобильдә җилдерергә кызыгалар әле. Унсигез яшь тулганны, "права" алганны да көтеп торасылары килми. Әтинең машинасы йортта гына бит - утыр да чап…
-Үсмерләрнең рульгә утыруы бүген чын-чынлап проблемага әверелде,-ди район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы Гөлнур Сәгыйтова. - Ел башыннан бирле ГАИ хезмәткәрләре шундый өч үсмерне тоткарладылар инде. Ә җәй айларында андый очраклар тагын да арта.
Хокук сакчыларының тәмам үзәгенә үтсә дә, әти-әниләрнең артык исе китми бугай мондый хәлгә. Югыйсә балаларының машина кадәр машинага утырып чыгуына юл куймаслар иде. Быел кыш бер хатынның болай дип сөйләп торганын ишетергә туры килде:
-Үзебезгә әйтми-нитми иномарканы кабызган да дус малаен утыртып күрше авылга клубка киткән улыбыз. Әтисе өф-өф итеп кенә торган өр-яңа машина бит. Кайтканда бозлавык юлдан шуып кар көртенә килеп кергәннәр. Ярый әле машинага да, үзләренә дә зыян килмәгән.
Сүзенең азагында: "Әтисе бик каты сөйләште инде үзе белән. Бүтән рөхсәтсез машинага якын да килмәскә тәүбәләр итте малай",-диюен көткән идем. Әмма алай булмаган, күрәсең. Ә бит 15 яшьлек әлеге малай, белүемчә, мәктәптә дә начар укый, тәртип боза. Бу яшеннән тыңлата алмагач, алга таба нәрсә булыр?
-Әле күптән түгел Базарлы Матакта юл-патруль службасы хезмәткәрләре дүрт яшьлек сеңелесен янына утыртып машинада җилдерүче 16 яшьлек малайны туктатканнар,-дип сөйли Гөлнур Сәгыйтова. - Ярый ла бәлагә юлыкмаган балалар. Ә бит андый мисаллар да шактый. Былтыр Түбән Әлкидә үсмер малайлар утырган автомашина авариягә эләкте. Бәхеткә, исән калдылар. Күрше районнарның берсендә балигъ булмаган малайлар-кызлар утырган машина һәлакәте үлем очрагы белән төгәлләнгән иде.
-Гөлнур Йосыповна, "права"сыз рульгә утырган өчен зур штраф та каралган бит әле?
-Әйе, балигъ булмаган бала да 16 яшеннән үз гамәлләре өчен закон каршында җавап бирә. Таныкнамәсез машина белән идарә иткән өчен 5 меңнән 15 меңгә кадәр штраф салына. Моны әти-әниләр түли инде, билгеле. Өстәвенә, баласының мондый законсыз гамәле өчен ата-анага әле 500 сум штраф билгеләнә.
Гөлнур ханым бериш үсмерләрнең алкогольле эчемлекләрне үз итүе хакында да борчылып сөйләде. Быел әнә ике үсмернең җәмәгать урыннарында салмыш хәлдә йөрүе мәгълүм булган. Аларның әти-әниләре дә административ җаваплылыкка тартылган.
Әйе, закон каршында да, әхлак кагыйдәләре нигезендә дә балигъ булмаган баласы өчен ата-анасы җаваплы. Беренче чиратта әти-әни улын-кызын ялгыш юлга кереп китүдән, хәвеф-хәтәрдән сакларга, дөрес тәрбия бирергә бурычлы.
-Баласының кайда, ни эшләп йөрүен, кемнәр белән дуслашуын-аралашуын ата-ана белеп торырга тиеш,-ди Гөлнур ханым да. -Әмма еш кына олыларның болардан бөтенләй хәбәрдар булмавы ачыклана. "Улымның (кызымның) кич ничәдә өйгә кайтканын белмим шул. Аны ничек ярты төнгә кадәр көтеп утырасың. Ул кайтканда йоклаган идем инде", диючеләр дә бар. Ә бит үсмер яман кешеләр йогынтысына бирелергә, хокук бозу юлына басарга я үзе җинаятьчеләрдән зыян күрергә мөмкин. Наркотиклар таратучылар тозагына да күбрәк үсмерләрнең эләгүе мәгълүм.
2010 елда гамәлгә кергән закон нигезендә балигъ булмаган балаларга кичке 10 нан иртәнге 6 га кадәр (җәй айларында кичке 11 дән иртәнге 6га кадәр) әти-әниләреннән яисә бүтән якыннарыннан башка урамда, җәмәгать урыннарында йөрергә ярамый. Бу закон да балаларның иминлеген кайгыртуга, аларны рухи һәм физик үсешләренә зыян салынудан саклауга юнәлтелгән.
Ата-аналар моны истә тотсыннар, төнге сәгатьләрдә балаларына урамда йөрергә рөхсәт итмәсеннәр иде.
-Кафелар, мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә әлеге законны белергә һәм үтәргә бурычлылар,-ди Гөлнур Сәгыйтова. -Кайвакыт кичләрен тикшерү белән авыл клубына барып керәсең - зал тулы үсмерләр була. Еш кына клуб мөдирен дә урынында очратмыйсың, ачкычны берәрсенә биреп кайтып киткән була. Ә бит тиешсез вакытта үсмерләрнең клубта йөрүе өчен ул җавап бирә.
Алда - җәй, балаларның көтеп алган ял вакыты. Күпләр инде кайда, ничек ял итәсен планлаштырып та куйгандыр. Иң мөһиме, каникуллар хәвеф-хәтәрсез үтсен. Һәм олылар бу хакта кайгыртырга бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев