Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыл хуҗалыгы белгечләре галимнәр белән киңәшләште

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы базасында Татарстан агробизнес кадрларын укыту институты галимнәре район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре белән укулар уздырдылар. Кереш сүз белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Роберт Гадиев чыгыш ясады. Ул безнең хуҗалыкларның үсеше, ягулык, минераль ашламалар белән тәэмин ителеше, машина-трактор паркының торышы турында...

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы базасында Татарстан агробизнес кадрларын укыту институты галимнәре район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре белән укулар уздырдылар.

Кереш сүз белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Роберт Гадиев чыгыш ясады. Ул безнең хуҗалыкларның үсеше, ягулык, минераль ашламалар белән тәэмин ителеше, машина-трактор паркының торышы турында сөйләде, дәүләт ярдәме буларак бирелә торган субсидияләр белән таныштырды.

Укулар кичкә кадәр дәвам итте. Вакытлыча студентка әйләнгән авыл белгечләренә агробизнес институты профессоры Владимир Фомин, доцент Рафаиль Исхаков, укыту-методика бүлеге начальнигы Илдар Нигъмәтҗанов җир эшкәрткәндә ресурслардан сакчыл файдалану, сөтчелек көтүлеген тулыландыру, терлекчелектә нәсел һәм селекция эшенең роле, сөт җитештергәндә сакчыл алымнар куллану турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев