Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Айрат Хәйруллин: “Әлкидә тагын да күбрәк эш урыннары булдырырбыз”

2 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Думаның Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин Әлки җирендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, бюджет оешмалары коллективлары, эшмәкәрләр белән очрашты. Халык белән очрашулар Базарлы Матакта, Әхмәттә, Юхмачыда узды. Анда "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге политсоветы әгъзасы, "Синтез" ватерпол клубы вице-президенты Ирек Зиннуров...

2 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Думаның Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин Әлки җирендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, бюджет оешмалары коллективлары, эшмәкәрләр белән очрашты. Халык белән очрашулар Базарлы Матакта, Әхмәттә, Юхмачыда узды. Анда "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге политсоветы әгъзасы, "Синтез" ватерпол клубы вице-президенты Ирек Зиннуров та катнашты.

Айрат Хәйруллин районыбыз өчен якын, үз кеше. Ул "Минем тамырларым Әлки җиреннән" дип еш кабатлый. Бу очрашуда ул шәхси бер сере белән дә уртаклашты:

-Мин 250 елны үз эченә алган нәсел шәҗәрәбезне эшләттем. Әлки җирендә бүген шушында туып-үскән ике меңләп якын һәм ерак туганым бар икән,-диде.

Авыл хуҗалыгының әле Россиядә отышлы тармак булганы юк диярлек. Ни өчен 13 ел элек Айрат Хәйруллин зур чыгымнар соралган авыл хуҗалыгы тармагына килергә булган соң? Айрат Нәҗипович очрашуларда бу хакта да ачыктан-ачык сөйләде:

-Әлки авыл хуҗалыгына килергә мине беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев кыстады. "Анда минем туганнарым күп, эшләү авыр булыр", диюемә карамастан, бирегә килеп зур эшләр җәелдерергә күндерде,-диде. - Дөресен генә әйткәндә, 13 ел элек ясалган адым шундый масштаблар алыр иде дип уйламаган идем. Ниятем 15 мең гектар җирдә кечерәк кенә агрофирма төзү булды. Әмма районның ул вакытта икътисадый хәле шундый аяныч иде, миңа бирегә бик зур акчалар кертергә туры килде.

Айрат Хәйруллин әлегә чаклы авыл хуҗалыгына, шул исәптән Әлки районына булышуын дәвам итә икән. Авыл җире, комга су салган кебек, берөзлексез акчаны суыра гына бара шул. Ни аяныч, Россиядә авыл проблемаларына җитәрлек игътибар бирелми әле. Әмма анысы башка мәсьәлә. Авыл җиренә бизнес белән килгәненә бүген үкенмиме соң? Айрат Хәйруллинның чыгышында әлеге сорауга да җавап яңгырады.

-Мин таралып барган авылларны саклап кала алдым, анда яшәүчеләрне эшле итеп, районда халык санын тотрыклы итүгә тәэсир итә алдым икән, авыл җиренә акчамны кертүгә бер дә үкенмим,-диде.

Әлки бүген игенчелектә, терлекчелектә республикада алдынгылар рәтендә. Тагын нинди үзгәрешләргә өмет итә алабыз икән? Айрат Нәҗипович очрашуларда халыкның бу соравына да ачыклык кертеп узды:

-Быел Иске Матакта - 400 савым сыерына исәпләнгән, Бибай Чаллысында - 400 баш мөгезле эре терлек, Чуаш Кичүендә 500 баш мал асрауны күздә тоткан фермалар эшләтеп җибәрергә уйлыйбыз. Шулай ук Иске Салманда, Югары Әлморзада, Анино Салманда, Демидовкада, Борискинода, Иске Әнҗерәдә, Карамалыда, Абдул Салманда, Үргәгардә терлекләр асрауны оештырырга теләгем бар,-ди Айрат Хәйруллин.

Залдан Идрис Хәмитов:

-Районда сөт эшкәртү пункты оештырып булмасмы?-дип сорады.

-Сез минем планнарны укыган кебек сорау бирдегез. Базарлы Матакта сөт эшкәртү заводы төзергә уем бар. Ул заводта халыктан җыелган сөтне һәм үзебезнең кечкенә фермалар продукциясен эшкәртергә уйлыйбыз,-дип җавап бирде депутат.

Әхмәт авылында яшәүчеләр җир пайларына дивиденд бирү турында сүз кузгаткач, Хәйруллин залда утыручыларга көтелмәгән яңалык җиткерде:

-Сез бит җир пайларыгызны миңа кадәр булган инвесторга тапшырган идегез инде. Мин аларны үз акчама сатып алдым. Шулай итеп, сезнең алдыгызда бурычым юк, дивиденд түләргә дә тиеш түгел мин. Әмма моның авыл кешесе өчен никадәр мөһим булуын аңлыйм.

Үл үзенең район икътисадын үстерергә керткән өлешен саннар белән раслады: авыл хуҗалыгына 28 миллиард сум капитал керткән инде инвестор! Һәм бу акчаларның үзенә тиз генә кире кайтмасын аңлый: "Оныкларым алса гына инде аларны", ди ул.

Оныклар, дигәне нигезсез түгел Айрат Нәҗиповичның: 45 яшендә икеләтә дәү әти икән бит инде депутатыбыз, улы гаиләсендә игезәкләр туган икән бит! Шушы темага кагылгач, ул балалар тәрбияләүгә кагылышлы фикерләрен дә җиткерде тыңлаучыларга:

-Миңа карт әби-бабайлар әле түбә ябуда, әле бакча коймасы тотуда ярдәм сорап киләләр. Балаларыгыз юкмыни дигәч, бар-бар, аллага шөкер, барысы да шәһәрдә яшиләр, пенсиябездән булышып торабыз үзләренә, диләр. Соң, бу хәл дөресме инде. ? Авылда калдырырга кирәк улларыгызны-кызларыгызны! Туган ягыбызда эшләп, гаилә корсыннар. Авылларыбыз да яшәр, район да үсәр, карт ата-агана да таяныч булыр. Минем хыялым - сез шәһәргә озаткан балаларның бирегә әйләнеп кайтасы килсен иде.

Бхмәттә депутатка берничә сорау, дөресрәге, үтенеч җиткерделәр. Дөресен генә әйткәндә, алар җирле хакимият тә хәл итәрлек мәсьәләләр иде. Шуңа күрә кайберләрен Айрат Нәҗипович район һәм авыл җирлеге җитәкчеләренә юллады. Ә менә Чуаш Кичүендә ферма булырмы - дигәнгә башта сорау белән җавап бирде:

-Без фермасын 1 октябрьгә ачарбыз анысы, әмма анда эшләргә ун савымчы табылырмы соң?-диде ул.

Хәйруллинга нәкъ менә депутат буларак бер сорау бирелде. Ул сугыш чорында бала булган, бик күп михнәтләр, ятмлек кичергән буынны социаль яклауга багышланган закон булдыру турында иде. Җавап болайрак яңгырады:

-2008 елда ук инде закон проекты әзер иде, әмма аңа Россия Финанс министрлыгы бик нык каршы төште. Икътисадый кризис та комачаулады. Проблема безгә мәгълүм, "Бердәм Россия" контролендә. Мөгаен, яңа чакырылыш Дума аның белән шөгыльләнер.

Ул әхмәтләргә Чирмешән елгасын тернәкләндереп җибәрүдә булышырга вәгъдә итте. "Әмма бергәләп тотынсак кына!"-дип тә өстәде.

Юхмачыда да депутатны кызыксынып, игътибар белән тыңладылар. Аның: "Әлки районы - иң тату, иң дөрес төбәк. Биредә ел саен 350 бала тусын һәм аларның 300 е үсеп җитеп шунда төпләнсен иде",-дигән теләге сайлаучыларда хуплау тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев