Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Азык запасы мулдан хәзерләнә

Хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Быелгы яз һәм җәй азык культуралары өчен уңышлы килде, дип әйтергә була. Чөнки вакытында яуган яңгырлар һәм җылы кояшлы көннәр үләннәргә күзгә күренеп үсәрлек шифа бирә.

Механизаторлар алдына терлек азыгы хәзерләү буенча җитди бурыч куела, чөнки районда терлекләрнең баш саны югары, аларның барысын да кыш чыгарлык азык запасы белән тәэмин итәргә кирәк.
"Кызыл Шәрык-Агро"ның Әлки филиалына караган 4 сөтчелек комплексы янәшәсендәге азык утарларына сенаж итеп салу өчен яшел масса кайтарыла. Без Чуаш Кичүе сөтчелек комплексының азык утарында булып кайттык.Эш барышы белән бик җентекләр Равил Гатауллин таныштырды. Ул үзен элеккечә склад мөдире дип атаса да, аныуң вазыйфасы хәзер азык буенча менеджер дип атала икән.
Көньяк Әлки филиалы коллективы (җитәкчесе Илнур Кәлимуллин) авыл хуҗалыгы эшләрен тиешенчә оештырып, җиренә җиткереп башкаруы белән аерылып тора. Бу язгы кыр эшләренә дә, азык хәзерләүгә дә кагыла: эш ике сменада оештырылган, кадрлар белән тәэмин ителгән.
Равилнең кәефе әйбәт, чөнки эшләре уңа. Менә инде өченче сенаж базын тутырып киләләр. Шундый һәр базга уртача 2200 тонна үлән массасы сыя. Әлеге массаны тиз һәм нык итеп тыгызлаганда гына үлән сыйфатлы сенажга әйләнә. Шуңа күрә азык хәзерләүчеләр кырдан кайтарылган массага зур таләпләр куялар, шулар үтәлгәндә генә аны кабул итәләр. Чуаш Кичүе комплексы янындагы базның берсен 6 июньдә тутыра башлыйлар, ә 12 июньдә инде барлык шартын китереп, үзләре әйтмешли, "консервалап" куйганнар. Равил биредә әйбәт сыйфатлы сенаж булачак дип ышандыра.
Яшел массаны сенаж базына Карамалы кырларыннан ташыйлар. Биредә ике "Ягуар" үлән тапаткычта Фәнис Сафиуллин белән Тәлгать Гайфуллин эшли. Отряд җитәкчесе Фәргать Әхмәтҗанов әйтүенә караганда, егетләр тырышып эшлиләр. Шунысы гына бар: Карамалы кырларыннан Чуаш Кичүе комплексына кадәр ара шактый ерак, юл вакытны күп ала, шуңа күрә техника җитешми. Үлән тапатучылар исә үзләренчә тиз эшләргә, өлгер булырга тырышалар.
Яшел массаны кырлардан комплекска "Агротрон" тракторы белән Владимир Мирлачев ташый, трактор әрҗәсенә берьюлы 12 тонна ваклаткан үлән сыя. Төнге сменада Владимирны Ринас Таҗиев алыштыра. Прицеплы "КамАЗ"ларда Надыйр Калеев, Марс Әхмәтов, Айдар Насыйбуллин эшли.
Борискино һәм Әхмәт отрядлары хезмәтчәннәре инде шактый күләмдә югары сыйфатлы печән хәзерләргә өлгергәннәр. Печән сөтчелек комплекслары каршындагы азык базаларына кайтарыла. Болай булгач, "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте филиалының терлекчелек комплексларында асралучы маллар өчен азык җитәрлек хәзерләнәчәгенә шик юк.
Сүз уңаеннан: авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда республикада иң күп терлек азыгы безнең районда хәзерләнгән. Хәер, иң күп мөгезле эре терлекләр саны да бездә бит.

Рәсемдә: азык хәзерләүчеләр Равил Гатауллин, Сергей Леонтьев, Фәнис Борһанов (сулдан уңга).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Заготовка кормов