Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Бала үстерүче гаиләләргә зур ярдәм бу”

14 августта балалар иҗат йортының тамаша залында бәйрәмчә мохит хөкем сөрде. Бирегә районның барлык авылларыннан малайлар-кызлар, аларның укытучылары, әти-әниләре җыелган иде. Бу көнне "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында 130 укучы балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе август башында ук старт алды. Айның беренче атнасында...

14 августта балалар иҗат йортының тамаша залында бәйрәмчә мохит хөкем сөрде. Бирегә районның барлык авылларыннан малайлар-кызлар, аларның укытучылары, әти-әниләре җыелган иде. Бу көнне "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында 130 укучы балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе август башында ук старт алды. Айның беренче атнасында үткәрелгән чарада Хәйруллин Хәйрия фонды һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевнең вәкилләре районыбызда быел беренче сыйныфка баручы 220 малай һәм кызга портфель һәм ранецлар, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә спорт киемнәре тапшырганнар иде.

Ә бүгенге тантанада ишле гаиләләрдә үсүче укучыларга уку кирәк-яраклары белән бергә букчалар бүләк ителде. Болар - балаларга район оешма-предприятиеләре, эшмәкәрләр һәм депутат Фоат Вәлиев бүләкләре.

-Якташыбыз Фоат Вәлиев һәр елны 1 сентябрь алдыннан районыбызның күп балалы гаиләләренә саллы ярдәм күрсәтә,-ди район социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Ибәтова. -Быел ул безнең укучылар өчен 70 букча җибәрде. Баланы мәктәпкә әзерләүнең шактый зур суммага төшүе сер түгел. Депутатыбызның кайгыртучанлыгы, мәрхәмәтлелеге күпме райондашларыбызның гаилә бюджетына ярдәм булачак бит. Ишле бала үстерүче гаиләләргә ярдәм итү мөмкинлеген тапкан игелекле райондашларыбызга, оешма-предприятиеләр коллективларына, эшмәкәрләргә дә зур рәхмәт.

Залга җыелган балалар башта район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән Белмәмешнең (Незнайка) мәктәпкә керергә әзерләнүе турындагы кызыклы һәм мавыктыргыч тамашаны, концерт номерлары карадылар, үзләре дә уеннарда катнаштылар. Аннан соң аларны сәхнәгә чакырдылар. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Ибәтова һәм район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Нурания Заһидуллина балаларга күркәм теләкләрен әйтеп портфель-ранецлар тапшырдылар.

Бәйрәмнән таралганда без балалар, өлкәннәр белән сөйләшеп алдык. Төрле төстәге букчаларны күтәргән, аркаларына аскан малайлар-кызлар шат, әти-әниләре канәгать.

-Минем укучым яңа портфельле булды бүген,-ди Түбән Әлки мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Кәлимуллина. -Ул бик сөенде. Билгеле, әти-әнисенә дә сизелерлек ярдәм бу. Мондый акцияләр бик кирәк, аны оештыручыларны хуплыйм мин.

Настя Казакова быел Базарлы Матак урта мәктәбенең икенче сыйныфына бара. Яңа портфелен аркасына асып, иптәш кызлары белән шаярып-көлеп атлаучы кызның әнисе Наталья да балаларга уку әсбаплары, сумкалар бүләк иткән игелекле кешеләргә ихластан рәхмәтле булуын әйтте.

-Мин кызымны үзем генә үстерәм. Бүгенге кыйммәтчелек заманында баланы мәктәпкә әзерләү өчен байтак акча кирәк. Бала тәрбияләүче гаиләләр турында кайгыртып, эчкерсез ярдәм күрсәтүчеләргә бик рәхмәт. Аларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар насыйп булсын. Ә балаларыбыз сәламәт, илгә файдалы кешеләр булып үссеннәр,-ди Наталья Казакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев